Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене күрү мөмкинлеген бирә

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар – сезнең куркынычсызлык өчен генә түгел, алар модалы һәм матур да. Тәүлекнең караңгы вакытында яисә начар күренгән шартларда алар күренеп торачак.

Ачык образ булдыр! Яктылыкны кире кайтаручы элементларны ничек йөртергә?

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар киемеңдә күп булган саен, сине юлда бик тиз күрәчәкләр! Яктылыкны кире кайтаручы элементларны берьюлы берничәне куллан, юл аша чыкканда яисә үзәк юл читеннән барганда сине транспорт йөртүчеләр күрәчәкләр.

Торак пунктлардан башка юлларда йөргәндә җәяүлеләр үзләре белән яктылыкны кире кайтаручы әйберләр йөртергә бурычлылар һәм транспорт йөртүчеләр әлеге элементларны күрә алырга тиешләр.

Син – билгеле җәяүле!
Ачык бул һәм башкаларга охшама!

Кайда йөртергә? Нәрсә йөртергә?
кием значочклар
рюкзак браслетлар
велосипед наклейкалар
коляскалар брелоклар
чаналар тасмалар
самокатлар термоаппликацияләр
роликлар катафотлар
аяк киеме җиңсәләр

Әти-әниләргә исәпкә алырга
• Буе 140 см.га кадәр булган баланың рюкзагына, җиңнәренең өске өлешенә һәм баш киеменә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетегез.
• Сезнең автомобильдә һәрвакыт яктылыкны кире кайтаручы полосалар белән жилет булырга тиеш.

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар ничек эшли
Тәүлекнең караңгы вакытында транспорт йөртүчеләр өчен күз күрү зонасы

Фараларның ерак уты
Яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз 100 метрдан
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән 350 метрдан

Фараларның якын уты
Яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз 50 метрдан
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән 200 метрда

Исеңдә тот!
Сине һәрвакыт өйдә көтәләр!
Юлларда күзгә күренүчән бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев