Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр

Менделеевск юлында яңа көн елмаюдан башланды. «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын» профилактикалау бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова, дәүләт aвтoинcпeктopлары Илнар Шакиров, Константин Недорезов һәм укытучылары Екатерина Ахмадышева белән берлектә 3 мәктәпнең яшь юл инспекторлары оештырдылар.

Акция барышында хатын-кызлар идарә иткән aвтoмoбильләрне туктаттылар. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф алмадылар. Тәртип сагында торучылар бәйрәм акциясендә катнашучыларга язның беренче көне һәм матурлык билгесе булган лаләләр һәм розалар бүләк иттеләр, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында искә төшерделәр.

– Ел саен районда автоледилар арта бара. Хатын-кызларның кагыйдә бозулары төрлечә була. Ләкин, шундый фикерләр бар, транспортны алар ир-атларга караганда яхшырак йөртәләр. Гүзәл затларыбызга мәхәббәт, юлларда имин йөрүләрен телибез, – диделәр дәүләт автоинспекторлары Илнар Шакиров һәм Константин Недорезов.

Сагаеп кына туктаган автоледилар ЮХИДИ хезмәткәрләрен чәчәкләр белән күргәч елмайдылар.

– Юл-патруль хезмәткәре миңа беренче мәртәбә 8 Март белән чәчәкләр бүләк итте. Дөресен генә әйткәндә, көтмәгән идем. Роза алуы күңелле булды. Зур рәхмәт, – дип белдерде машина йөртү стажы 23 ел булган Гөлсинә Гыйльфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев