Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйлар

2 нче мәктәп яны лагерында «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл йөрү кагыйдәләренең каникуллары юк» исемле чара узды.

Уеннар барышында балалар биш командага бүленделәр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына табышмаклар, ребуслар чишү станцияләрен узганда лагерьда тәрбияләнүчеләр бәйгенең теоретик өлешендә җәяүлеләр, велосипедчылар һәм пассажирлар өчен үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Стадионда чараның гамәли өлеше оештырылды, анда балалар велосипедта һәм самокатта йөрүләрен күрсәттеләр һәм төрле биремнәрне үтәделәр.

Ахырда «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлекчәсе начальнигы Мәликә Халикулова конкурска йомгак ясады, нәтиҗәләр буенча барлык командаларга да грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Лагерьда тәрбияләнүчеләргә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм, чираттагы мәртәбә, җыелганнарны юлларда, автомобильдә, җәмәгать транспортында барганда юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә кирәклеге турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X