Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Юл йөрү кагыйдәсен белүчегә – бүләкләр

Менделеевск полицейскийлары яшь пассажирларга китапчыклар, кисә торган әйберләр, юл йөрү кагыйдәсе билгеләре белән наклейкалар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар өләштеләр.

«Тоннель» профилактик операциясе кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең кеше күп йөри торган участогында «Бала — мөһим пассажир!» акциясен үткәрде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре узып баручы машиналарны туктатып транспорт йөртүчеләрнең автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлү таләпләрен тикшерделәр. Автомобильчеләрне туктатканда аларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар һәм махсус памяткалар өләштеләр. Моннан тыш балаларны машинада йөрткәндә алар өчен махсус җайланмалар булырга тиешлеген әйттеләр. Пассажир балаларга «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» бүләкләрен тапшырдылар. Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева сүзләренчә, транспорт йөртүчеләрнең күбесе үз балаларының иминлеге турында кайгырта һәм балалар канәфиеннән башка юлга чыкмый.

Ольга һәм Артур Шиляевлар белдерүенчә, бала турында кайгырту — аны автомобильдә уңайлы йөртү дигән сүз.

− Автокресло безнең баланың куркынычсызлыгын тәэмин итә, — дип саныйлар "Дэу Нексия"дә баручы әти-әни. — Дүрт яшьлек кызыбыз Элина үзе иминлек каешын эләктерә, безне дә контрольдә тота, − диләр ир белән хатын.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар акция үткәрүгә уңай карашта булуын билгеләделәр. Ата-аналарга балалар куркынычсызлыгы турында даими аңлатырга кирәк, чөнки мондый чараларны үткәрү кемнең дә булса гомерен саклап калуга этәргеч бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев