Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Юллар сагында

Россия ЭЭМ Игорь Башаров җитәкчелегендәге район ЮХИДИ бүлегенең төп бурычы – юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Коллективта сигез офицер һәм ирекле ялланган өч ярдәмче эшли. Служба үсешенә элеккеге начальниклар, ветераннар керткән өлеш тә зур. Елдан-ел автомобильләр саны арта, дәүләт автоинспекторларының эше дә күбәя. Бүген хезмәткәрләр хәтта ял көннәрендә дә көчәйтелгән режимда эшлиләр – рейдлар, юл патруле, авария урыннарына чыгу, административ практика.

Агымдагы елның беренче яртысында 212 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда җиде кеше зыян күрде, үлүчеләр юк, яраланучылар – тугыз. Узган елның шул чорында бу саннар 359, 7, 2, 9 иде. Статистика күрсәткәнчә, аварияләр саны кимегән, ләкин кагыйдә бозучылар проблемасы элеккечә үк актуаль булып кала. 51 машина йөртүче исерек хәлдә тоткарланган. Иң киң таралган юл кагыйдәсен бозу булып каршы як полосага чыгу кала – 107, аннан соң регламентка туры килмәгән тонировка белән йөрү килә – 58, балалар йөртү таләпләрен бозу – 49, җәяүлеләргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга өстенлек бирмәү – 38. 16 автохуҗа документсыз машина йөртүдә тоткарланган. 73 менделеевлының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары бар.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре профилактикага зур игътибар бирәләр. Бу максаттан мәгариф учреждениеләрендә балалар, ата-аналар һәм педагоглар белән аңлату эшләре алып барыла, тематик чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев