Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

“Зебра”да пик сәгате

“Игътибар, балалар!” профилактик чарасының II этабы кысаларында юл аркылы чыгуны тәртипкә салу катлаулы булган урында пик сәгатендә “Куркынычсыз хәрәкәт” акциясе узды.

Ул актив менделеевлыларны – волонтёрларны, өлкән сыйныф укучыларын җәяүлеләр арасында профилактик эшләргә җәлеп итүгә, аларның тәртип культурасы дәрәҗәсен күтәрүгә, тәртипкә салынмаган җәяүле кичүләрендә үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Төркемнең җитәкчесе – ЮХИДИ бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Айрат Гасыймов, ярдәмчесе – “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева эш башланганчы “зебра”ны карадылар, волонтёрларның экипировкасын тикшерделәр, аларның гамәлләренең тәртибен искә төшерделәр. БИҮ бүлек мөдире һәм өстәмә белем бирү педагогы Ольга Рылова һәм Светлана Узлова волонтерлар Алина Саидова (1 нче гимназия), Александр Турта, Динар Әмирҗанов (1 нче мәктәп), Алия Гомәрова (7 нче) юлның ике ягы буенча басып 5-10 кешелек җәяүле төркеме булдырып алар белән бергә транспорт йөри торган юлның яртысына кадәр бардылар. Дәүләт автоинспекциясе ярдәме белән волонтёрлар җәяүлеләр каршы яктагы тротуарга чыгып беткәнче транспорт хәрәкәтен туктатып тордылар. 
Ахырда ЮХИДИ хезмәткәрләре волонтёрлар белән булган кимчелекләрне тикшерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев