Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Изге Болгар җыены 21 июльдә була

Быел "Изге Болгар җыены" – мөселманнар корылтае 21 июльдә була. Ул, елдагыча, Татарстанның Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша. Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

Истәлекле тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Чарада Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү планлаштырыла.

Җыенда районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев җитәкчелегендә Менделеевск делегациясе дә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев