Күркәм бәйрәмебез -Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын!

Район мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләде. Дүшәмбе көнне шәһәрнең "Таң" мәчетендә иртәнге сәгать 7дә районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев халык белән тулы залда дин кардәшләребезгә вәгазь укыды. - Корбан бәйрәме - Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне. Мөмкинлеге...
Район мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләде. Дүшәмбе көнне шәһәрнең "Таң" мәчетендә иртәнге сәгать 7дә районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев халык белән тулы залда дин кардәшләребезгә вәгазь укыды.
- Корбан бәйрәме - Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чала. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисендә: "Корбанлыкның бер тамчы каны җиргә тамганда гөнаһлар кичерелә", - диелгән. Гөнаһ кичерелсә, Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте, муллыгы килә, кылган догалар кабул була, - ди Ирек хәзрәт.
Бәйрәм намазы укылганнан соң залдагыларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде, һәрбарчаларыбызга сәламәтлек, бәрәкәт, илебезгә иминлек, тынычлык теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бу көнне иман йортына килүче дин кардәшләребез учакта пешкән кайнар коймактан авыз иттеләр, алар өчен мул табын әзерләнде.
- Дини тормыш белән яши башлавыма 10 ел. Моның өчен язмышыма рәхмәтлемен. Беренчедән, үз-үзеңә, киләчәккә ышаныч арта, икенчедән рухи һәм әхлакый яктан чистарынасың. 7 яшьлек оныгым Ревальны да бирегә алып килдем, тәрбияле, әдәпле бала булып үсәр дип ышанам, - ди шәһәрдәшебез Сәмигулла Нәбиуллин.
Пенсионерларның җирле бүлеге рәисе Розия Бикметова җитәкчелегендә 12 кеше оныклары белән бергә бәйрәм чараларында катнашты.
- Бу дөньяда шундый канун бар: әгәр дә сиңа карата мәрхәмәтлелек булуын теләсәң, үзең мәрхәмәтле бул, башта үзеңнән башла. Әгәр дә кешеләрнең ярдәм итүен теләсәң, башлап син үзең ярдәм ит. Без дә бүген кулдан килгәнчә мохтаҗларга ярдәм иттек, хәер-сәдака бирдек, изгелек итүдән җаннарыбыз сафланды, күңелләребездә җиңеллек тойдык, - ди Розия Назировна.
Бәйрәм намазыннан соң Корбан чалу йоласы үтәлде. Аның максаты мохтаҗларны, фәкыйрьләрне сөендерүне күздә тота. Бу исә бәйрәмебезнең кешеләргә ярдәм итәргә, бер-береңә игелек кылырга өндәвен күрсәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак7000
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.6900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.16600
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.13400
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла11600
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17300
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4911100
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды12300
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.13500
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде17300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика