Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Менделеевлылар Корбан бәйрәмен билгели

Бүген барлык мөселман йортларында коймаклар пешә, кунаклар җыела. Нәкъ бүген, хаҗның соңгы көнендә, Ураза бәйрәменнән 70 көннән соң, Корбан бәйрәме билгеләнә.

Менделеевлылар иртән үк үзәк мәчеткә килделәр. Аның территориясендә хуш исле коймаклар пешерелде. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев вәгазь укыды, корбан чалу кагыйдәләрен аңлатты. Аннан соң барысы да гает намазын башкардылар. Шәһәрлеләрне бу якты дата белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, мөселманнарның Корбан бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршылауларын билгеләде. 
Теләгәннәр иртәнге 9дан көндезге бергә кадәр махсус мәйданчыкта корбан чалу йоласын үти алалар. Программада шулай ук поселокта төзелүче “Хөсәен” мәчетендә булу, “Ушков утраулары” паркында күңел ачу чарасы каралган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев