Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Менделеевскида ифтар узды

Берсекөнгә мөселманнар изге эшләр һәм гамәлләр аена нокта куючы төп бәйрәмнәрнең берсе – Уразаны билгеләячәкләр.

Алар ай дәвамында көндезге вакытта ашаудан тыелып кына тормадылар, изге гамәлләр кылдылар, сәдака һәм зәкәт өләштеләр, ифтарлар үткәрделәр. Дүртенче ел рәттән беренче җитәкче Валерий Чершинцев инициативасы буенча кичке авыз ачу район күләмендә оештырыла.

Бу юлы да ул Валерий Сергеевич, ТР мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Зәй, Әгерҗе, Алабуга районнарыннан дин әһелләре, җирлекләрнең имам-хатиплары һәм аксакаллары катнашында узды.

– Изге Рамазан аенда һәр мөселман ураза тоту, дога уку һәм башка гамәлләр ярдәмендә Аллаһының әҗеренә омтылды, – диде Валерий Чершинцев мөрәҗәгатендә. – Мөселманның гына түгел, безнең һәрберебезнең дә йөрәкләребез күркәм эшләр өчен ачык булырга тиеш. Мисал өчен, мин бүген колониядәге тоткыннар өчен бәйрәм оештырдым – концерт белән Лерман оркестрын чакырдым. Бик рәхәтләнеп сезнең дә ифтар шатлыгын уртаклашам. Чөнки безнең уртак максатыбыз – милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Районның имам-мөхтәсибе Ирек Хәзрәт Нуриев билгеләп киткәнчә, үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесләре һәр көнне үткәрелде. Аларны аерым мөселманнар да, тулы бер гаиләләр дә оештырды – изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландыру Аллаһыдан зур савап алу дигәнне аңлата.

– Яшьләрнең, балаларның хөрмәтле аксакаллардан ислам традицияләрен, гореф-гадәтләрне, кануннарын өйрәнергә омтылулары куанычлы хәл, – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

– Аллаһ юлына басарга беркайчан да соң түгел, – дип исәпли авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Мәгъсум Ямалиев. – Мин Рамазан уразасын беренче тапкыр тотам, шөкер, моңа өйрәтер кешеләр бар. Район мөхтәсибәте авылларда күчмә укулар оештыра, аларда шәригать кагыйдәләре җентекле аңлатыла.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Алабуга районының имам-мөхтәсибе вазифаларын башкара.

– Шәһәрдә биш мәчет эшли, – дип сөйли ул, – барысында да изге аебызда ифтарлар уздырылды. Теләүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта алдан чиратка язылдылар. Ә кичке намазлар еш кына шәһәрлеләрне сыйдырмады. Мөселманнар Рамазанда тән һәм рух уразасын тоту җанга позитив тәэсир итә дип исәплиләр. Һәм бу чыннан да шулай.

Вәгазь һәм Коръән сүрәләрен тыңлаганнан соң, җыелганнар ифтар догасын укыдылар, ислам кануннары буенча чиста су эчеп һәм так санда хөрмә җимеше кабып авыз ачтылар.

Чара Ахшам намазы, кичке аш, янә вәгазьләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев