Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Посёлокта мәчет төзеләчәк

Иман йорты элеккеге С.Гассар клубы урынында урнашачак.

Мәчет кирәклеге турында сүз халык җыенында берничә ел элек үк күтәрелә. Төзелеш – вакыт таләбе: поселокның инфраструктурасы үсә, яңа йортлар барлыкка килә, халкы арта. Шунысы куанычлы, изге гамәл район җитәкчелегендә яклау тапты һәм аны тормышка ашырырга хәйрияче Раил Хөсәенов алынды.

– Бу урында улым дуслары белән буш вакытларын уздыра иде, – дип сйли Раилнең әнисе Рәйсә апа. – Алар биредә уеннар оештырдылар, хыялландылар.

Территорияне инде бүлеп алдылар, проект буенча мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен заллар, тәһарәт алу һәм туклану бүлмәләре, уку кабинеты булачак.

Мөселманнар өчен изге көндә – Ураза бәйрәмендә, экскаватор фундамент өчен беренче центнер җирне алды. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм аксакаллар тәкъбир әйттеләр.

– Мин бу вакыйгага чын күңелемнән шат, – диде район башлыгы Валерий Чершинцев, – әгәр мәчетләр һәм чиркәүләр торгызыла икән, димәк районның киләчәге бар. Иман йорты буш тормас, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга да хезмәт итәр дип уйлыйм. Алар горурланып «Мәчетне безнең өчен төзеделәр!» дип әйтерләр.

Теләүчеләр төзелешкә мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтә алалар, средстволар җыю өчен әрҗәләр сәүдә нокталарында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев