Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тән һәм җанның чистару ае

    Ураза хиҗри календарь буенча бер ай - Рамазан ае буе тотыла. Быел Рамазан ае 27 майда башлана һәм 26 июньгә кадәр дәвам итә. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның савабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр. Кирәкле догалар Сәхәргә ният кылу: «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри рамәданә...

    Ураза хиҗри календарь буенча бер ай - Рамазан ае буе тотыла. Быел Рамазан ае 27 майда башлана һәм 26 июньгә кадәр дәвам итә.

    Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның савабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.

    Кирәкле догалар
    Сәхәргә ният кылу: «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри рамәданә минәл фәҗри иләл мәгриби халисән лилләһи тәгалә». Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен ихлас белән ният кылдым таң вакытыннан башлап, кояш батканчы Рамазан уразасын тотарга».

    Авыз ачу һәм дога кылу: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү фәгъфирли йә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү». Мәгънәсе: «Әй, Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен генә тоттым, Сиңа гына иман китердем, Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да гафу кыл».

    Ураза тотканда тыела:
    Ашау-эчү, җенси якынлык кылу, файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру, суга чумып коену, тәгам вә сагыз чәйнәү, ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту, авыру артачагын белә торып ураза тоту.

    Ураза тотканда рөхсәт ителә:
    Сатып алыначак малны татып карау, күзгә дару салу, сөрмә тарту, балага ризык чәйнәп бирү, мыек вә иренне майлау, тешләрне пакълау (пастасыз хәерлеләк), кан алдыру, сөлек салдыру, комган белән госел коену, мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү, әз генә косу, йоклап алу, авызны су белән чайкап алу, теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә бер аш кисәген йоту, медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру, хуш исләр иснәү, ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу, дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.

    Ураза кемнәргә тиеш түгел?
    Авыру яки мосафир кешегә, җиде яшькә хәтле балаларга, хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса, йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: