Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Йомшак котлета серләре

Ипи салыргамы юкмы һәм башка кызыклы киңәшләр.

«Ит ашасаң тешкә керә, ашамасаң төшкә керә», – диләр. Котлета - иң тәмле ит  әзерләү ысулларының берседер мөгаен. Әлбәттә һәр хуҗабикәнең үз сере бар, ләкин яңалыкка карышы булмасагыз әлеге киңәшләр файдалы булыр.

* Берничә төрле ит кушсаң, котлеталар тәмлерәк килеп чыга. Әйтик: сыер, сарык, тавык һәм күркә итен алыгыз – тәҗрибәләр ясаудан курыкмагыз. Барысын берьюлы кушарга дигән сүз түгел бу, кимендә ике төрле иттән ясагыз.

* Котлета өчен фаршны үзлектән ясарга тырышыгыз. Бу вакытта аның сыйфаиты һәм составы өчен борчылмассыз. Тарткычтан ике кат чыгарылган ит йомшаграк булыр.

* Күпләр фаршка сөт кушабыз, диләр. Аш-су осталары исә сөт урынына кайнаган җылы су өстәсәң әйбәтрәк, диләр.

* Котлеталар тәмле килеп чыгуның тагын бер сере – фаршка йомырканың сарысын гына өстәүдә. Агы белән бергә кушсаң, котлеталар корырак була.

* Суганны күбрәк кушкан саен – котлеталар тәмлерәк килеп чыга. Шуңа күрә: «Суганым күбрәк булды», – дип, беркайчан борчылмагыз. Аны иттарткыч аша чыгару һәм вак итеп тураунының аермасы да бар икән.

* Күп хуҗабикәләр фаршка тозны итне иттарткычтан чыгаруга кушалар. Ашыкмагыз! Тозны котлеталарны әвәләр алдыннан гына өстәгез: котлеталарнең йомшак булу-булмавы моңа да бәйле.

* «Фаршка ипи кушу мәҗбүри түгел», – диләр аш-су осталары, аны теләсә нинди яшелчә белән алыштырырга тәкъдим итәләр: мәсәлән, кәбестә, бәрәңге, кишер белән. Әгәр инде ипи кушарга уйлагансыз икән, аны сөттә түгел, ә кайнаган җылы суда җебетегез: сөт кулланганда котлеталар корырак килеп чыга.

* Кайбер аш-су осталары котлеталаркә дигән иткә уып алма да салалар. Ясап карагыз, бәлки алманың әчкелтем тәме сезгә дә ошар.

* Котлеталарны кара борыч кушмыйча ясамыйлар, ә менә сарымсак һәм башка тәмләткечләрне кушаргамы-юкмы икәнен һәр хуҗабикә үзе хәл итә.

* Котлеталар сусылрак булсын өчен, кайбер хуҗабикәләр аңа аз гына сыер яисә сарык мае, майонез яки куе каймак та өстиләр. Гаиләгез ничек ярата – монысын шулай эшләгез.

* Котлеталарны бары тик кызган майда гына кыздырырга икәнен бөтен хуҗабикә дә беләдер инде?

* Әгәр сезгә ошый икән, панировка өчен төелгән сохарый яки он кулланырга мөмкин: бу очракта кәтлиләрнең эче сусылрак, тәмлерәк килеп чыгачак.

* Фарш кулга ябышмасын өчен, әвәләр алдыннан кулларны юешләп алырга кирәк. Шундук кызган табага салырга да була.

* Әвәләгән котлеталарны күпертелгән йомырка агына манып аннан панировкада аунатсаң, алар тагын да тәмлерәк булачак.

* Бер ягын кыздырып, икенче ягына әйләндергәч, табаның капкачын ябырга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев