Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Хачапури рецепты

Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.

Камыр өчен: 1 стакан кефир, 2 йомырка, 1 чәй калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 чәй калагы сода, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 стакан он. Камыр басарга, эчлек ясаганчы аны тастымал белән каплап куярга.

Эчлек: 400 грамм каты сырны эре угычтан уарга ике йомырка кушып богатырга, яшел укроп та турап салырга мөмкин.

Шулай итеп камырга бер аш кашыгы эчлек салып тишек калдырмыйча бөгәргә һәм өстенә җайлап кына кул белән басарга, аннары уклау белән әкрен генә тәгәрәтергә, эчлекне тышкы якка күпләп чыгармау зарур. Майлаган табага тезәргә, өстен йомырка сарысы белән майларга, бераз сыр һәм көнҗет орлыклары сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 25-30 минут пешерергә.

Фото: Гөлүзә Василова

Подробнее: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X