Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Кычыткан ашы 

Май – яшь кычытканнан аш авыз итү вакыты.

Ингредиентлар: 

  • кычыткан – 300 гр, 
  • бәрәңге – 4-5 данә, 
  • башлы суган – 1 данә, 
  • кишер – 1 данә, 
  • тавык йомыркасы – 4 данә, 
  • яшел суган, укроп — тәменчә, 
  • тәменчә тоз, борыч. 

Теләк булганда бу ашны суда әзерләргә мөмкин, ит шулпасын куллансагыз да ярый. Тәмлерәк булачак. Плитәгә су һәм ит шулпасы белән кастрюльне куябыз – кемгә ничек ошый. Кайнатып чыгарабыз. Һәм кыздырганны бераз көтәбез. Суганны кабыгыннан әрчибез һәм шакмаклап вак кына турыйбыз. Табага май, аннан соң суганны салабыз. Ике минутлап кыздырабыз, даими болгатабыз. 
Кишерне чистартабыз, юабыз һәм кыргычтан чыгарабыз. Кишерне суган янына салабыз, яшелчәләрне барысын да бергә, кишере пешкәнче, томалап пешерәбез. Бәрәңгене чистартабыз һәм юабыз. Зур булмаган шакмакларга кискәлибез, салам формасында да мөмкин. Кастрюльдәге су кайнап чыгу белән, аны ашка беренчеләрдән булып салырга кирәк. 
Аерым савытта йомыркаларны пешерәбез. Хәзер кычытканны эшкәртә башлыйбыз. Башта аны салкын суда юабыз, аннан соң кайнап торган су белән пешеклибез, дуршлагка салабыз, суын саркытып бетерәбез һәм ваклыйбыз. 
Бәрәңгесе пешкәч, кастрюльгә табада кыздырган ингредиентларны салабыз. Ашны кайнап чыккач тагын ике минутка якын кайнатабыз. Кычытканны һәм яшел тәмләткечләрне өстибез, уттан алабыз һәм 20 минутка томалап торабыз. 

Фото-превью:pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X