Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Маршмеллоу рецепты

Әзер шакмаклар ябышмасын өчен шикәр оны һәм крахмал катнашмасында әвәләргә.

«Әтнә таңы» газетасы Гөлгенә Сабитовадан маршмеллоу рецепты тәкъдим итә.

Татлы кәнфит ясау өчен: 10 грамм хәләл желатин, 120 мл. су, 220 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы шикәр оны, 1 аш кашыгы крахмал. 

Эш барышы:

Желатинга 60 мл салкын су салып болгатып куярга. Ул үзе күперә тора.

Табага яки кәстрүлгә су салып сулы табаны плитәгә куярга. Шул су өстенә тагын бер кәстрүл куеп шикәр комы һәм 60 мл су салырга. Шикәр комы эрегәнче болгатып торырга (10 минут чамасы).

Желатинны "су мунчасы"нда эретеп алырга. Желатинны кайнатып чыгарырга ярамый. Плитәдәге шикәр комы агарып күбекләнә башлагач, плитәдән алырга һәм миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны әз-әзләп сала барып бик әйбәтләп куера башлаганчы күпертергә. Азык буявы дә салырга мөмкин.

Кечерәк табага яки кәстрүлгә азык пленкасы җәергә. Пленка кырыйлары да күтәрелеп торырга тиеш. Җәелгән пленканы сыек май белән майларга, май тимәгән урыннарына ябыша, әйбәтләп бөтен җирен майларга кирәк. Шуның өстенә куерган массаны салырга һәм өстенә чыгып калган майланган пленкасын каплап куярга.

Суыткычка 1-2 сәгатькә куярга. Бераз ката, куера. Аннары шакмаклап кисәргә, ябышмасын өчен шикәр оны һәм крахмал катнашмасында әвәләргә.

Чәй эчәргә тәмле кәнфетләр әзер.

Источник: https://intertat.tatar

Фото: http://atnya-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X