Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Нарат җиләге бәлеше

Нарат җиләге пирогы пешереп карагыз әле.

Камыр өчен: 0,5 мл сөт, 1-2 йомырка, 50 грамм атланмай, 1 чәй калагы тоз (өеп түгел), 1 чәй калагы шикәр комы, 8-10 гр коры чүпрә, он.

1-2 аш кашыгы майонез кушсагыз ярый. Мин кушмадым.

Эш барышы: ярты чынаяк җылы суда чүпрәне җебетергә. Шикәр комы, он салып әчетке ясарга. Әчетке бик тиз күтәрелеп менә. Җылы сөткә йомырка, тоз, акмай, әчетке, он салып камыр басарга, өстен каплап кабартырга.

Нарат җиләген ике аш кашыгы коры кесәл, шикәр комы салып яхшылап болгатырга. Өстенә кибет каймагын шикәр комы белән бутап (бер өлешен мичкә куйганда, калган өлешен пешеп чыгар алдыннан) салырга.

Пирогны ясагач бераз кабартып алырга.

Автор: Гөлчәчәк ФӘТХУЛОВА
Фото: Гөлчәчәк Фәтхулова
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев