Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Өй шартларында ясалган гамбургер

Өй шартларында гамбургер ясауның бер кыенлыгы да юк. Ул туклыклы да булачак. Гамбургер өчен күмәчләрне өйдә дә пешерергә була, әмма вакыт кысан булганда сатып алган күмәчләрдән ясарга мөмкин.

Гамбургер өчен: вак күмәчләр, юка кәтлитлар, помидор, тозлы кыяр, махсус юка сыр, горчица, кетчуп, сыр соусы.

Беренче эш итеп кәтлит ясыйбыз. Сыер ите һәм тавык ите фаршына тоз, борыч, бер йомырка, бер суган турап салырга. Юка кәтлитләр ясарга, ике ягын да кыздырырга.

Вак күмәчне урталай бүләргә аскы өлешенә горчица һәм сыр соусы ягарга, помидор, сыр соусы, кәтлит, тозлы кыяр, сыр соусы, юка сыр куярга, күмәчнең өске өлешенең эченә кетчуп ягарга.

Шулай ук боҗралап туралган суган, салат яфрагы һәм башка ингредиентлар да өсти аласыз.

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев