Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рецептлар

Цветаевский пирогы рецепты

Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре — Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 1 йомырка, 10 грамм көпшәкләндергеч, 100-120 грамм шикәр комы, он.

Барлык ингредиентларны кушып камыр ясарга, табаны майларга һәм кул белән җәяргә, 2 см чамасы таба кырыена күтәртеп куярга.

Эчлек өчен: 3-4 алма, 500 грамм кибет каймагы, 3-4 йомырка, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, ванилин.

Алманы әрчергә, юка итеп телемләп турарга, камыр өстенә тезеп чыгарга. Каймакка йомырка, шикәр комы, ванилин салып болгатырга һәм алма өстенә салырга.

Пирог кырыйларын үзегез теләгәнчә матурлый аласыз.

180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә, пирогны суынгач кисәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!!

Фото: Гөлүзә Василова

Источник:: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев