Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Наркотикларга – юк”
"Патриот" клубы шәкертләре спартакиадасы 4 нче мәктәпнең спорт залында "Наркотикларга - юк" девизы астында узды. Балалар спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярыштылар: Калашников автоматын сүтеп җыю, турникта тартылу һәм идәннән этелү, озынлыкка сикерү, дартс. - Безнең максат - сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләрнең ялын оештыру, аларда патриотизм рухы тәрбияләү, - дип...
-
Татарстан Республикасы ТММИФ хәбәр итә
Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап...
-
Менделеевск көрәшчеләре – почёт пьедесталында
Батыр" балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең җыелма командасы ирекле көрәш буенча Советлар Союзы Герое Михаил Просвирнин истәлегенә багышланган Ачык республика турнирында катнашты. Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Яр Чаллы, Алексеевск, Тукай һәм башка районнардан җыелган өч йөздән артык спортчы җиңү хокукы өчен көч сынашты. Ирекле көрәш буенча секциядә сентябрь аеннан гына шөгыльләнүче Аяз...
-
“Яман шеш” диагнозы – үлем карары түгел
Сәламәтлек - сакларга һәм кайгыртып торырга кирәк булган кеше тормышындагы иң төп кыйммәт. Сәламәтлекне саклауда профилактикага әйдәп баручы урын бирелә, шул исәптән вакытында медицина тикшерүе, мәҗбүри диспансеризация үтүгә. Яман сыйфатлы шешләр - авыруларның һәм үлемнең төп сәбәпләреннән берсе. Белгечләр раславынча, иртә стадиядә ачыклаганда бүгенге көндә ракны җиңеп була. Үзәк больница...
-
Ә сез грипптан прививка ясаттыгызмы?
Салкыннар көтмәгәндә килде һәм, һәрвакыттагыча, без аларга әзерләнмәдек. Медиклар билгеләгәнчә, суыкта озак булу, балансланмаган туклану, көчсез иммунитет, стресслар кискен респиратор авырулар очраклары артуга китерә. Профилактик чаралар грипп һәм ОРВИны кисәтүгә юнәлдерелә. Болар - салкыннарга кадәр иммунны ныгытучы препаратлар куллану, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук симптомнары барлыкка килгәннән соң беренче...
-
Безнекеләр кобудода уңышка ирештеләр
Узган ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кобудо көнчыгыш сугышы буенча ярышлар узды. Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында республиканың 15 шәһәреннән 376 спортчы катнашты. Менделеевск данын тренерлар Сергей Лисютин, Лилия Богатова һәм Владимир Гудовских шәкертләре яклады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов чараны ачу тантанасында спортчыларга ярышларда уңышлар теләде һәм үзоборона...
-
Менделеевлылар Идел буен яуладылар
Түбән Новгородта узган кобудо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында Россиянең 15 регионыннан 600 спортчы катнашты. Кобудо буенча Республика федерациясе президенты Сергей Лисютин җитәкчелегендә Татарстанның җыелма командасы жиде алтын, 10 көмеш, бер бронза медальгә ия булды һәм команда буенча беренчелекне яулады. Призёрлар исәбенә менделеевлылар да керде. Татьяна Уватова...
-
Боз сараена экскурсиягә
Чын спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, спорт нинди өстенлекләр бирә - "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе шәкертләре, Боз сараенда экскурсиядә булып, шулар турында белделәр. Директор урынбасары Оксана Габделбариева балаларны учреждение музеенда каршылады, спорт секцияләре һәм тренерлар эше турында сөйләде. "Лигры" хоккей командасы...
-
Киләсе җәйгәчә хуш, “Юниор”
Узган атнада өченче сменада ял итүче 100 малай һәм кыз, шундый сүзләр әйтеп, лагерь белән саубуллашты. - "Супер" ял иттек. Өчебез дә икенче отрядтан. Безнең әйдәманнардан да яхшысы юк. Һәр көн үзенчәлекле узды. Саф һава, тәмле ризык, сауна, кызыклы чаралар, яңа дуслар - бу "Юниор", - диләр Лилия Ходжиматова, Камилә...
-
Спорт – тормыш юлдашым
Бер-берсен алыштырып торган бәйрәм даталары арасында озакламый билгеләп үтеләчәк Физкультурачылар көне аерым игътибарга лаек. Чөнки һәркемнең тормышында спортка, физкультурага урын бар. Кемдер мәктәп, студент елларында, кемдер хезмәт коллективында ярышларда катнаша. Ә Леонид Белоногов бер көнен дә спорт белән шөгыльләнми уздырмый. - Мин спортка мәхәббәт белән туганмын. Кечкенәдән шук, тиктормас идем....
-
“Ящур” исемле дошман үтеп кермәс
Мин шәхси хуҗалыкта үстерелгән натураль азык-төлекне куллануга өстенлек бирәм. Терлекчелек продукциясен якын чит илдән кертәләр. Теге яки бу илдә терлекләрнең йогышлы авырулары белән хәл имин дип әйтеп буламы? Тәкъдимнәр алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Безнең даими газета укучыбыз сорауларына ТР буенча Россельхознадзор идарәсе вәкилләре А.Литвинов, Л.Шабиев, Е.Юнысованың җавап бирүләрен үтендек....
-
Яңа ветпунктта уңайлы шартлар
18 июльдә күпсанлы кунаклар, служба хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында ветеринария пунктының яңа бинага күченүе уңаеннан тантана булды. Корней Чуковскийның изге куңелле доктор Айболит турындагы әсәре белән без кечкенәдән таныш. Безнең районда да яхшы табиблар - үз һөнәрен яратучы ветеринарлар бар. Алар хайваннарга ярдәм күрсәтәләр. Районның ветеринария службасы узган гасырдан калган...
-
Җәйге ялыгызны ничек үткәрергә планлаштырасыз?
Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина шундый сорауга җавап эзләп шәһәр урамнарына чыкты. Наилә Таһирова, яшь әби: - Мин хәзер пенсиядә, озак вакытлы ялда дип әйтсәм дә була. Көнемне Аллаһыга яшәвемә рәхмәт әйтүдән башлыйм. Кояш нурларына, иртәнге чыкка, яңгырга, салават күперенә шатланам. Күңелемә илһам килгәндә, шигырьләр язам. Балаларыма һәм оныкларыма күп вакытымны багышлыйм....
-
Мунча ремонтка ябылды
1 нче шәһәр мунчасы июль уртасыннан ремонтка ябылды. Район хакимияте пресс-хезмәте мәгълүматы буенча, мунчада су белән тәэмин итү челтәре алыштырылачак. Ремонт бер айдан артык дәвам итәчәк.
-
Ишегалды мәйданчыгына икенче тормыш
Чираттагы универсаль спорт мәйданчыгын ачу мәдәни-спорт атнасының йомгаклау аккорды булды. Бурмистров урамының 4 һәм 6 нчы йортларындагы яшь яшәүчеләр бу вакыйганы яздан бирле көттеләр. Ә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында махсус япмалы волейбол-баскетбол кырын төзү һәм мәйданчыкны яңарту башлангач, балалар һәм зурларның шатлыгының иге-чиге булмады. Тантананы ачып, алып баручы...