Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Коронавирус- көндәлек контрольдә
Хакимияттә район башлыгы, прокуратура, полиция вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашында коронавирус буенча оператив штаб узды.
-
Коронавирустан саклану чараларын исегезгә төшерәбез
Иң төп кагыйдә, әлбәттә – кулларны сабын белән еш юарга. Дезинфекция чарасын куллану да ярдәм итә.
-
Менделеевскига коронавирус килеп җитмәде
Бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 31 менделеевлы самоизоляциядә, — дип белдерде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. — Алар Роспотребнадзор, район үзәк хастаханәсе, хокук саклау органнары контролендә.
-
Коронавирусны кемнәр йоктырырга мөмкин
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, тәмәке таручылар, шулай ук җитди хроник авырулары булган гражданнар яңа төрдәге коронавирусны беренче чиратта йоктырырга мөмкин.
-
Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр туктатылды
Әлеге чаралар вакытлы характер йөртә.
-
Рөстәм Миңнеханов антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый, дип белдерде
Татарстан Президенты дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.
-
Республика клиник хастаханәсендә коронавирус йоктырган пациентлар юк
Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.
-
Ашыгыч ярдәм бригадасы ихтыяҗлы
Февральдә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы 990 чакыруда булдылар, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау учреждениесе сайты.
-
Республика клиник хастаханәсе эшләүдән туктамады
Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
-
Diamond Princess лайнеры пациентларының хәле яхшы
Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентлар да үзләрен яхшы хис итәләр. Бу турыда профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин белдерде. «Хастаханәгә китерелгән сигез кешенең дә температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Пациентлар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - диде Гатауллин. Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның шәхси саклану чаралары да бар, алар медицина күзәтүе астында.
-
Район үзәк хастаханәсенең медицина советы утырышы узды
Катнашучылар 2019 ел йомгакларын тикшерделәр, өстенлекле бурычларны билгеләделәр, алар арасында – вакытыннан алда үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру, профилактик юнәлештәге үсешне дәвам итү.
-
Үпкә яман шешенең 70%ка якыны тәмәке тартудан булырга мөмкин
Район үзәк хастаханәсе онкологы Анастасия Кис сүзләренчә, тәмәке тартуның икенчел төтене, тартмаганнарда үпкә яман шеше барлыкка китерүен исбатлаган.
-
Менделеевскида «Земский доктор» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла
Район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән Ачык ишекләр көнендә сәламәтлек саклау эше системасы, табиб һөнәренең мөһимлеге һәм яшь белгечләр өчен «Земский доктор» федераль программасы турында сөйләделәр.
-
Халык сәламәтлеге сагында
«Кама таңнары» приютында Иҗтимагый совет әгъзалары район җитәкчелеге белән берлектә халыкны диспансерлаштыру һәм вакцинацияләү мәсьәләләрен хәл иттеләр.
-
2 нче мәктәптә сәламәтлек көне
Гадәттәгечә, сентябрьнең беренче атнасында, нәкъ шимбә көнне, 7 сентябрьдә, 2 нче урта мәктәптә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» узды.