Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Нәтиҗәле эш һәм “алтын” минутлар турында

Миңа - 45 ел стажы булган дәвалаучы табиб, 35 елдан артык сәламәтлек саклауны оештыручы-баш табиб һәм бүлек мөдире булып эшләгән кешегә, медицина учреждениесе җитәкчесе эшчәнлегенең үзенчәлекләре яхшы таныш. Бигрәк тә, мираска финанс һәм оештыру эшләре буенча күп проблемалар калган булса. Нәкъ менә шундый проблемалы учреждениене - Менделеевск район үзәк больницасын...

Миңа - 45 ел стажы булган дәвалаучы табиб, 35 елдан артык сәламәтлек саклауны оештыручы-баш табиб һәм бүлек мөдире булып эшләгән кешегә, медицина учреждениесе җитәкчесе эшчәнлегенең үзенчәлекләре яхшы таныш. Бигрәк тә, мираска финанс һәм оештыру эшләре буенча күп проблемалар калган булса.
Нәкъ менә шундый проблемалы учреждениене - Менделеевск район үзәк больницасын 2010 елда, үгетләп тәкъдим ясаганнан соң, табиб-хирург Мөслим Гилёв җитәкләде. Бөек рус хирургы, дәвалау ярдәмен оештыручы Н.Пироговның: "Начар доктор - кабер, начар оештыручы - зират" дигән канатлы сүзләрен бәлки ул үзенең эшчәнлегендә юллама итеп алгандыр.
Профессионалның карашы үзәк больницаның беренче чираттагы һәм кичектергесез проблемаларын тиз арада билгеләде.
1997 елда яңа корпусны ачу тантанасы булды, ләкин анда кабул итү бүлеге каралмаган иде. Ә ул авыруларга беренче - "алтын" минутларда ашыгыч ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Үзәк больницаның халык алдында "йөзе" шуннан башлана. Кичектергесез авырулар исәбенә эләккән һәм коткарып калган кешеләр, шулай ук бакый дөньяга киткәннәрнең туганнары моны бик яхшы аңлый. Юкка гына мондый хәлләр прокуратурага мөрәҗәгать итүгә сәбәпче булмый. Шуның өчен дә М.Гилёв, үз кабинетыннан баш тартып һәм калган хезмәткәрләрне "борчып" (үзгәртеп корулар мәшәкатьсез булмый), бу мәсьәләне хәл итүгә кереште.
Озакламый ашыгыч китерелгәннәр үзәк больницада беренче минутларда ук ашыгыч ярдәм алырлар дип ышанабыз. М.Гилёвның эшчәнлегенең шушы мизгеле генә дә яклауга һәм хөрмәткә лаек дип уйлыйм. Һәр җитәкченең эшендә уңышлар һәм җитешсезлекләр очрый, идеаль, бар яктан да килгәннәрне әле күргәнем юк.
Менделеевск район үзәк больницасында 20 ел эшләү дәверендә аның кебек нәтиҗәле эшчәнлек алып барган сәламәтлек саклауны оештыручыны очратмадым. М.Гилёвка сәламәтлек, көч һәм түземлек телим. Ә район халкы, иртәме-соңмы, аның эшенә лаеклы бәя бирер.
Әдил Солтанов, табиб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета