Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сыйфатлы хезмәт – төп максат

Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды. Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы,...

Фәймә Вахриева
"Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды.
Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы, яшьләрне кеше сәламәтлеген саклау хезмәтенә тарту һ.б. мәсьәләләр дә читтә калмады. Медиклар төрле категориягә аттестация узалар, осталык дәрәҗәләрен күтәрәләр.
Медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча да күләмле эш алып барыла. Хәзерге көндә аларның гомуми саны - 449, табиблар - 59, шәфкать туташлары - 220. Кадрлар дефициты 37,4 процент тәшкил итә. Пенсия яшенә җиткәннәр 13 кеше. Лаеклы ялда булып та халыкка хезмәт күрсәтүчеләр - 18. Яр Чаллыдан Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов залдагыларның игътибарын бу өлкәдәге уңышларга һәм киләчәккә куйган бурычларга юнәлтте.
Район башлыгы Игорь Привалов чыгышында болай диде:
- Менделеевск халкының сәламәтлеге торышы медиклар кулында. җәмгыять сезгә ышаныч белән карый. Без, үз чиратыбызда, ак халатлы хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту өстендә һәрдаим эшлибез.
Игорь Анатольевич сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен педиатрия бүлеге мөдире Рәсинә Гәрәевага, поликлиниканың участок врач-педиатры Наталья Панферовага Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырды.
Наркология кабинеты врач-психиатры Нурия Әхмәдуллина, стоматология бүлеге мөдире Ольга Залесинская, яшүсмерләр кабинеты шәфкать туташы Галина Изергина, гинекология бүлеге акушеры Назалия Шәрәфетдинова, гомумполиклиника медицина статисты Людмила Кравченко, гинекология бүлегенең палата шәфкать туташы Елена Захарова күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен хастаханә администрациясенең Мактау грамотасы һәм акчалата премиясе белән билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль