Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мәҗбүри медицина иминияте нәрсәне гарантияли?

    Узган ел азагында Татарстан Республикасы территориясендә 2013-2015 елларда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең гарантияләре Программасы расланды. Ә хәзер булып узган үзгәрешләргә карата берничә аңлатма. 2013 елдан һәр кеше медицина ярдәме алу өчен оешма (поликлиника) сайлый ала, ләкин елга бер тапкыр гына. Аның буенча сез елга бер тапкыр алар ризалыгы белән...

    Узган ел азагында Татарстан Республикасы территориясендә 2013-2015 елларда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең гарантияләре Программасы расланды.
    Ә хәзер булып узган үзгәрешләргә карата берничә аңлатма. 2013 елдан һәр кеше медицина ярдәме алу өчен оешма (поликлиника) сайлый ала, ләкин елга бер тапкыр гына. Аның буенча сез елга бер тапкыр алар ризалыгы белән участок терапевты, педиатр, гомуми практика табибы, фельдшер сайлый аласыз. Шул ук вакытта медицина оешмасы югарыда күрсәтелгән табиблар исемлеге, ул медицина хезмәткәрләрен сайлаган кешеләр саны, шулай ук өйдә медицина ярдәме күрсәткәндә аның территорияләре турында мәгълүмат белән таныштырырга тиеш. Шул сәбәпле табиб сайлауга җаваплы карарга кирәк, чөнки сайлаган участок терапевты сез яшәгән территориядәге йортка хезмәт күрсәтмәскә мөмкин.
    Йортта медицина ярдәмен участок табибы-терапевт, табиб-педиатр чакырган көнне күрсәтә. Белгечләрнең (невролог, офтальмолог, кардиолог) барлык консультацияләре пациент беркетелгән поликлиниканың дәвалаучы табибы күрсәтмәсе буенча гына башкарыла.
    Табиб-белгечләр планлы консультацияләре, диагностик тикшеренүләрне көтү вакыты 14 көннән артык түгел. Әгәр тикшерүләр, консультацияләр республика учреждениеләре поликлиникаларында үткәрелсә, чиратта тору бер айдан артык булмаска тиеш. Планлы госпитальләштерүне көтүнең соңгы чиге - пациент мөрәҗәгать иткәннән соң ике айдан артык түгел.
    Чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтүгә хокуклы: Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаилә әгъзалары, Россия һәм СССРның почетлы донорлары, сугышка катнашканнар һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Ленинград блокадасында яшәгәннәр, инвалид балалар һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, һәм ташламаларын раслаучы документ нигезендә башка категория кешеләр.
    Андрей Смирнов,
    ТР Мәҗбүри иминиятенең Алабугадагы территориаль фонды директоры
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим