Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Мин бай дәү әни!

Наҗия Хаҗиеваны котлауны район башлыгы Валерий Чершинцев шундый сүзләрдән башлады.

– Сезнең изгелек, шәфкатьлелек белән сугарылган тормышыгыз яшь буын өчен үрнәк булып тора, – дип дәвам итте Валерий Сергеевич, юбилярга исемле открыткалар, чәчәк һәм бүләк тапшырып. 

Ихлас теләкләрне шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева, «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова җиткерделәр.

Наҗия Сәлимгәрәевна төп бондюглы. 

– Гаиләдә дүрт бала үстек, – дип сөйли ул, – әтине 42 яшендә фронтка алдылар, озакламый «похоронка» килде. 

Н.Хаҗиева хезмәт биографиясен унынчы сыйныфтан соң посёлок советы секретаре булып башлый, Кизелда ОРС системасында эшли, 29 ел гомерен 10 нчы холык төзәтү колониясенең махсус частенда эшләүгә бирә. 

– Төгәлрәк итеп әйтсәк – 29 ел, дүрт ай һәм дүрт көн, – дип көлә Наҗия әби. 

Шуңа күрә дә ул әлеге учреждение вәкилләрен «Минекеләр килде!», дип каршылады. 

Ветеранның тыйнак фатирында курчаклар коллекциясе саклана. Соңгысын – Кыш бабайны, ул эләктергеч белән күптән түгел бәйләгән. Диванны, урындыкларны төрле төсле япмалар, стеналарны чигелгән картиналар бизи. 

– Әни кул эшләрен ярата, – диләр балалары Нурия, Наилә һәм Рәшид. – Бәйләгән курчаклары да күп иде, бер өлешен оныкларына һәм туганнарына бүләк итте. Кызганычка каршы, авыруы сәбәпле, мавыгуын беразга калдырып торырга туры килде. 

Ләкин Наҗия Сәлимгәрәевнага якыннары ямансуларга ирек бирмиләр. 

– Мин бай дәү әни! – дип горурлык белән бүлешә ул, – җиде оныгым бар, шулкадәр үк оныкчыгым үсеп килә! Димәк, тормыш дәвам итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев