Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

50 ел дәвамындагы мәхәббәт

Ирле-хатынлы Галина һәм Николай Архиповлар алтын туйларын билгеләделәр.

50 ел бергә яшәгән күркәм парны истәлекле дата белән җылы котладылар.

Галина Николай белән ерак совет заманында дус кызындагы кичәдә таныша. Бераздан аларның дуслыгы чын мәхәббәткә әверелә. Тиздән Николайны армиягә чакыралар. Хезмәт итеп ул туган ягына кайта. Ике яшь йөрәк өйләнешергә карар кылалар.

Николай Павлович һәм Галина Александровна хәзер дә бер-берсенә хөрмәт һәм мәхәббәт белән карыйлар.

Архиповларның бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейлары белән районның ЗАГС бүлеге, Л.Карпов исемендәге химзавод, район үзәк хастаханәсе, “Бондюг”ТИС вәкилләре, дуслары һәм туганнары котладылар. Җыелганнар бу парга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

– Туй – сезнең тормышыгызда булган, бәхет һәм мәхәббәт белән тулган иң матур вакыйга. Үзегезне никах җепләре белән бәйләп, кулга-кул тотынышып озак елларны бергәләп уздыгыз. Елдан-ел мәхәббәтегез тагын да ныгысын.  Күңелегез белән һәрвакыт яшь булып калыгыз, – дип мөрәҗәгать итте ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева.

Балалары Вячеслав һәм Павел, оныклары Антон, Кирилл, Максим, Анастасия, Елизавета һәм оныкчыклары Даниил – Архиповларның гаилә бәхете.

– Безнең никах бер-беребезне аңлый һәм ярата белү белән ныклы. Һәрвакыт бер-беребезгә юл куеп яшибез. Яраткан кешеңне хөрмәтләргә, аның белән киңәшләшергә, кирәк чакта гафу итә белергә дә кирәк, – дип уртаклашты  озак еллар бергә яшәүнең сере белән алтын туйларын билгеләүче сөйкемле парлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев