Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

А. Лазуткин: «Балачактан галәм чиген күрергә хыяландым»

Александр Лазуткин космонавтикага ничек килүе, космоска очуы һәм орбиталь станциядәге эше, хәзерге вакыттагы эшчәнлеге турында сөйләде.

Җирле санаторийда космонавт, Россия Федерациясе Герое булды.
 

– Александр Иванович, сез кечкенәдән космонавт булырга хыялландыгызмы яисә бу аңлы рәвештә сайлау булдымы?

– Мәктәп елларында ук һичшиксез космоска очачакмын, дидем. Әни галәм ул иксез-чиксез дип әйтә иде, аның чиген күрәсем килде, анда чит планета кешеләре, параллель дөнья белән очрашырмын дип уйладым. Соңрак фантастик жанрдагы китаплар белән мавыктым, алар әкренләп космос турында махсус әдәбиятка алышынды.

– Һәм сез куйган максатыгызга таба бардыгыз?
– Әйе. Максатка бару авыр түгел, нәфес коткысына бирелмәү катлаулы. Ә алар минем юлымда күп булды. Спорт гимнастикасы белән җитди шөгыльләндем, СССР спорт мастеры разрядым бар. Якыннарымның һәм танышларымның күбесе нәкъ менә шушы юнәлешне сайларга киңәш бирде: «Син булдырасың, бик яхшы килеп чыга, югары күрсәткечләргә ирешәчәксең, дөнья гизәчәксең», диделәр. Бу зур перспектива иде, ләкин космонавт булу теләге өстенлектә кала алды. Хәтта Мәскәү авиация институтында укыганда да күңелдә икеләнү хисләре туды: космонавтикага юл озын, бәлкем дипломат кына булыргадыр? Чөнки МГИМОга керергә дигән тәкъдим дә алдым. Уңыш үзе каршыга килә бит. Үземне тотып кала алдым.


– Сез космонавтикага юл озын, дидегез.
– Гариза язу мизгеленнән алып космонавтлар отрядына кабул ителүгә кадәр җиде ел узды. Бу медицина комиссияләре, имтиханнар, тестлар, кабат табиб тикшерүләре – һәм аларның иге-чиге юк иде. Кабат икеләнүләр булып алды: бәлкем сәламәтлек аксыйдыр, белем җитеп бетмидер? Китсәң, яхшырак булмасмы? Танышларымның күбесе кооперативлар ача башладылар.


– Мисал өчен, сез кооперативка киткән булсагыз, нәрсә белән шөгыльләнер идегез?
– Шәхси гаражлар төзергә исәпләдем. Ул вакытта Мәскәүдә бу яклап проблема бар иде. Минем гаражлар шәхси эскиз буенча булырга тиеш: өй янына кайтып җитәсең, конструкцияне тиз генә җыясың, эченә машинаңны куясың. Китәргә кирәк булса, гаражны сүтәсең һәм багажникка саласың. Аннан соң фермерлык вариантына тукталдым. Нәкъ менә шул вакытта мине отрядка кабул иттеләр.


– Очар алдыннан курку хисләре булдымы?
– Һәр журналист бирә торган традицион сорау. Отрядка 1992 елда кабул иттеләр, биш елдан соң гына очтым. Бу вакыт эчендә ныклы әзерлек уздым – бер буш минут та булмады. Курку хисләре мин кураторлык алып барган экипажны космоска озатканда барлыкка килде. Үкергән ракета янында басып торганда йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып җилкенде. Чират безгә килеп җиткәндә, күңел тыныч иде инде. Старт алдыннан «Киттек!» дип әйтергә онытмасам ярар иде дип уйладым. Ни өчендер бу сүз мөһим һәм кирәкле булып тоелды. Ләкин ул мизгелдә ракета селкенеп куйды һәм мин «Киттек!» дияргә өлгермәдем.

– Александр Иванович, сезнең орбиталь станциядәге төп миссиягез төрле төрдәге эшләр башкару булдымы?
– Космонавтлар космосны, авырлыксызлык шартларында аксымның үзлекләрен һәм тере организмнарны өйрәнү, дарулар һәм медицина технологияләрен булдыру һәм башкалар белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта күңел түрендәге хыялым да бар иде: илюминатордан Җирне карау, авырлыксызлык халәтен тою һәм... чит планета кешеләрен очрату.


– Хыялларыгыз тормышка аштымы?
– Ниндидер гаҗәпләнү хисләре тоймадым, киресенчә, җиңелчә генә күңел төшенкелеге булып алды. Җир чынлап та түгәрәк һәм ул әйләнә. Авырлыксызлык бераздан укшыта башлады, ул бер көчәйде, бер тынды. Акылым белән организмның адаптация чорын узуын, соңрак барысы да нормага киләчәген аңладым, билгеле. Шулай ук чит планета вәкилләрен да күрмәдем.


– Сез «Союз ТМ-25» космик кораблендә һәм «Мир» орбиталь комплексында 184 көн һәм 22 сәгать вакыт уздырдыгыз. Бу күпме яисә азмы? Штаттан тыш хәлләр булдымы?
– Без космоста озак булдык дип уйларга вакыт булмады. Эш графигы тыгыз иде. Көн саен планны, билгеләнгән биремнәрне үтәргә кирәк. Штаттан тыш хәлләргә килгәндә, мин аларны маҗаралар дип атар идем. Беренчесе корабльнең ракета йөртүчесеннән аерылуыннан соң булды. Орбитада кояш батареялары, антенналар ачыла башлады, ләкин бер антенна ачылып бетмәде. Ул вакытта кулдагы бармакларны бөгә башладым: менә беренче маҗара. Ике атнадан соң станциядә янгын чыкты, аннан соң «Прогресс» корабле белән бәрелешү нәтиҗәсендә станция герметиклыгын югалтты. Кечкенә төгәлсезлекләрне санамыйм, нәтиҗәдә бармакларның барысы да йодрыкка җыелды.

– Александр Иванович, сезне җир ничек каршылады?
– Без җиргә җәй көне төштек. Космонавтларның күбесе рәхәтләнеп үлән исен иснәдек, кояш нурлары белән хозурландык, диләр. Мин кушеткада ятам һәм уйлыйм: ниһаять, миңа герметиклаштыру янамый, бер метеорит та тимәячәк, станция тормышы мохите артта калды.


– Аннан соң нормаль тормышка яраклашу чоры уздыгызмы?
– Әйе. Өч атна табиблар күзәтүе астыында булдым. Алар, төгәл генә әйткәндә, кулдан тотып йөрттеләр. Чөнки мускуллар һәм сөякләр хәлсезләнгән иде, саксыз атлап егылырга һәм имгәнергә мөмкин. Аннан соң санаторийда тернәкләндерү процессы башланды: шулай ук белгечләр күзәтүе астында, физик күнегүләр, балансланган ризык өстәлә.


Җирле санаторийда космонавт, Россия Федерациясе Герое булды. 

– Хәзерге буын яшьләре космонавтикага караганда күбрәк компьютерлар һәм нанотехнологияләр белән кызыксына. Космоска очарга ихлас хыялланучыларга теләкләрегез?
– Сәламәт, акыллы, белемле булырга, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Ышаныгыз, бу бик авыр хезмәт. Хәзер мин мәктәптә һәм институтта бик тырышып укымавымны аңлыйм: фәннәрне яраткан һәм яртмаганнарга бүлдем. Космонавтикада тирән белемле булу мөһим. Отрядка кабул ителгән очракта да, сез әле очачаксыз дигән сүз түгел. Тагын бер мәртәбә кабатлыйм, отряд әгъзаларының күбесе өчен әзерлек чоры сигез-ун елга сузыла. Димәк, бу көндәлек шөгыльләр: спорт, теоретик һәм гамәли күнекмәләр. Моннан тыш медиклар сәламәтлекне ел саен һәм ай саен түгел, ә атна саен тикшереп торалар. Әмма очкан вакытта сез инде әлеге һөнәргә килүегезгә үкенмәячәксез.


Кыска вакытлы ялда космонавтны янында хатыны Людмила Владимировна озатып йөрде.
– Тормышта ирем гадәти кеше, – дип фикерләре белән уртаклашты ул, – урыны белән кырыс, кирәк чакта таләпчән. Кызларыбызны ярата, алты оныгыбыз өчен җанын бирергә дә әзер. Гаиләдә космонавтика культы юк. Шундый очрак турында сөйлим. Оныгым Арина балалар бакчасына йөргәндә, 12 апрельдә тәрбияче балалардан бүген нинди дата дип сорый. Җавап алгач, ул космонавтларны беләсезме дип кызыксына. Шунда Арина бабасы турында сөйли. Тәрбияче мәгълүматны интернеттан тикшерә, ләкин Александр Лазуткинның Аринаның дәү әтисе булуына ышанмый. Кич белән хәлгә кызым ачыклык кертә, моның чынлап та шулай булуын раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев