Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Ачыклык һәм хәбәрдарлык – прокуратурага ышаныч нигезе

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

1722 елның гыйнварында генерал-прокурор посты оештыру турындагы фәрманны Пётр I имзалады. Ул вакытта хөкем эшендәге гаделсезлекне, ришвәтчелекне һәм законсызлыкны “юкка чыгаруга яисә явызлыкны киметүгә юнәлдерелгән “дәүләт күзәтүе” барлыкка килде. Бүген, элеккеге вакытлардагы кебек, прокуратура закон бозучы гражданнардан дәүләтне яклау сагында һәм дәүләтнең гаделсезлегеннән гражданнарның үзләрен саклауда тора.

2016 елның июленнән юстициянең баш киңәшчесе Антон Чураков җитәкчелек иткән район прокуратурасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып, заманча этапта кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору һәм кирәгеннән артык  булган административ киртәләрне ачыклау, җинаятьчелек белән көрәштә хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү тора.

Күзәтчелек органы ягыннан аерым игътибарда, Антон Владимирович сүзләренчә, сыйфатлы һәм өзлексез коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү, җирле үзидарә органы милкенә муниципаль милекне кайтару, финанс средстволарын максатчан куллану, бизнес эшенә контроль органнарының нигезсез бәйләнүеннән яклау тора.

2018 ел йомгаклары буенча прокуратура республикада лаеклы позицияне ала. Узган елда барлыгы 321 җинаять теркәлде, бу  2017 елга караганда 11 %ка ким (362). Моннан тыш, авыр җинаять кылучылар саны сизелерлек кимеде –18%ка. Районда җитештерүдә үлем очраклары булмады, прокуратура йогынтысы нәтиҗәсендә   район оешмалары хезмәткәрләренә 800 мең сумнан артык суммага хезмәт хакы буенча тоткарлык хәл ителде.

Узган елда прокурор күзәтчелеге өлкәсендә 360 федераль закончалык бозулар ачыкланды, прокуратура күрсәтмәләре буенча  19 кеше – административ, 207 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар, пркурор тикшерүләре материаллары буенча өч җинаять эше кузгатылды.

Мин район прокуратурасының эш күрсәткечләренә җентекле тукталмадым, чөнки төп нәтиҗә закон бозуны юкка чыгару дип саныйм, гаепле затларны закон нигезендә тиешле җаваплылыкка тарту, шулай ук безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм күрсәтү.

Прокурор эше күп вакыт, көч, сабырлык, үзсүзлелек таләп итә, әлеге сыйфатлар хезмәткәрләргә, данлыклы традицияләргә таянып, планлаштырган күрсәткечләргә ирешүгә ярдәм итте, район халкының хокукларын һәм иреген саклауда мөһим бурычларны уңышлы хәл итү мөмкинлеген бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев