Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Башлангыч мәктәптән вузга кадәр: Менделеевскида мәгариф кластерының стратегиясен билгеләделәр

Кластер химиклар шәһәре өчен белгечләр әзерләүне бер системага салачак — мәктәп-лицей-көллият.

С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда ике көн дәвамында «баш мие штурмы» булды. Кыска вакыт аралыгында менделеевлылар химия-технология кластерының мәгариф концепциясен, миссиясен һәм модельен билгеләделәр. 

Катнашучылар арасында мәгариф учреждениеләре, социаль структуралар, хакимият, шулай ук мәгариф кластерына, димәк, булачак кадрларга инвестицияләр кертүче «Аммоний» предприятиясе вәкилләре булды. Алар кураторлар: «ТОЧКА ПСИ» мәгарифне психологик озату директоры Марина Битянова һәм белгеч Татьяна Беглова, «Акыллы мәктәп» мәгариф проекты һәм «Школа 800» АНОО җитәкчесе Марк Сартан белән бергә төркемнәргә бүленеп бурычлар куйдылар, стейкходерларны билгеләделәр (проектка бәйле кызыксынучан кешеләрне, оешмаларны, берләшмәләрне), кластер элементлары булган лицей, көллият, Балалар иҗат үзәге һәм «Аммоний» арасында үзара бәйләнеш турында сөйләштеләр.

Район башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, химик булырга теләүчеләр безнең территориядә укый алсын өчен, Менделеевскида белемнең тулы циклын булдыру мөһим.

«Яшьләрнең биредән китәселәре килмәсен өчен укуда уңай шартлар тудырырга кирәк. Статистика буенча, хәзер белем алганнан соң, чыгарылышларның нибары алты проценты гына киредән шәһәргә кайта. Без моны төзәтергә тиешбез. Беренче адымны инде ясыйбыз: алдынгы инженерлык мәктәбе, көллият, лицей барлыкка киләчәк. Ләкин болар гына җитми. Кластерны эшләтү һәм Менделеевскида башлангыч мәктәптән вузга кадәр юлны тулысынча узу өчен, стратегия кирәк», — диде Радмир Илдарович.

Район башлыгы ассызыклавынча, «аздан башлыйбыз, зурга таба барабыз». Кластер химиклар шәһәре өчен белгечләр әзерләүне бер системага салачак — мәктәп-лицей-көллият.

«Без зур юлның башлангычында. Бурыч — һәр мәктәп профильле булсын өчен район мәгарифенең стратегиясен билгеләргә кирәк. Алда зур күләмле кирәкле һәм мөһим эш тора», — диде Радмир Беляев.


Химия-технология лицеен ачу 3 нче мәктәп базасында планлаштырыла. 
Сессия химия-технология лицееның юл картасын эшләп яраклы итү, проектның көтелгән нәтиҗәләре, аның максатлары турында фикер алышу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев