Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Басма матбугатка язылу кампаниясе кысаларында «Юность» кинотеатрында махсус чара узды

Кунаклар бушлай фотога төштеләр, районкага язылдылар һәм бүләкләр уйнатуга катнаштылар.

2023 елның беренче яртысына район газеталарына язылу башланды. Бу уңайдан редакция командасы укучылар өчен актив рәвештә акцияләр һәм махсус чаралар үткәрә. Шуларның берсе «Юность» кинотеатры командасы белән оештырылды. Бу кичтә басма матбугатка язылып бүләккә канцелярия товарлары һәм кинога билет оту мөмкинлеге булды. Язылу кампаниясенә шәһәрлеләр Лилия Сәгыйтова һәм Светлана Тихонова кушылдылар. Алар бүләккә кинога бару өчен билет алдылар.

Шулай ук «Юность» кинотеатры коллективы районкага күмәкләп язылды. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре призлар уйнатуда катнаштылар һәм уңыш һәркемгә елмайды.

Чарада катнашучылар көзге фотозона фонында фотога төштеләр, пироглар һәм печенье белән хуш исле чәйдән авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев