Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Болгар – булачак дин әһелләре үзәге

20 майда Болгар берьюлы берничә әһәмиятле һәм күләмле вакыйга урынына әверелде - Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге һәм Россиянең барлык төбәкләреннән мөселман дине әһелләре тарафыннан Болгар ислам академиясен карау, дини белем бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук борынгы болгарлар тарафыннан ислам кабул итүне билгеләү һәм «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды. Валерий...

20 майда Болгар берьюлы берничә әһәмиятле һәм күләмле вакыйга урынына әверелде - Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге һәм Россиянең барлык төбәкләреннән мөселман дине әһелләре тарафыннан Болгар ислам академиясен карау, дини белем бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук борынгы болгарлар тарафыннан ислам кабул итүне билгеләү һәм «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды.

Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге район делегациясе ислам академиясен ачуда катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бер ел элек биредә таш салынуын, ә агымдагы елның сентябрендә югары дини уку йортының тәүге студентларны кабул итәчәген әйтте.

Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә багышланган чара Россиянең барлык төбәкләреннән, гарәп илләреннән меңләгән мөселманнарны җыйды.

- Мин үз күзләрем белән күргәннәрдән зур тәэсирләр алдым, - дип сөйли сәяхәттә катнашкан Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Розия Бикметова. - Болгарда унике ел элек булган идем, хәзер тарихи комплекс танымаслык булып үзгәргән. Без ял да иттек, рухи азык та алдык. Оештыручыларга, аеруча район башлыгы Валерий Чершинцевка өченче яшь вәкилләренә бабаларыбызның изге җирендә булу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев