Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Бриллиантны мәхәббәт белән сыныйлар

Иске Гришкин авылында яшәүче Хафизовлар уртак тормышларының 60 еллыгын билгеләделәр.

Бриллиант юбилярлар өчен балалары һәм оныклары чын бәйрәм ясаганнар. Тәслия Кашфелхаковна һәм Зиннур Харисович ЗАГС бүлегенә зәвыклы лимузинда килделәр. Бу көнне алар адресына ихлас котлау сүзләре, җырлар яңгырады.

– Без ислам кануннары буенча яшибез, бервакытта да ачуланышмадык, намуслы хезмәт куйдык, ә балалар бары тик бездән үрнәк алдылар, – дип аңлаталар гаилә бәхетенең серен Хафизовлар.

Механизаторлар курсларын тәмамлаганнан соң яшь Зиннурны чирәм җирләрне күтәрергә җибәрәләр. Тәслия, декабрист хатыны кебек, сөеклесе белән бергә була. Казахстан алар өчен кырык елга икенче туган якларына әверелә. Зиннур Харисович эштә сынатмый, аның фидакарьлеге Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән билгеләнә. Тәслия пешекче була, балалар тәрбияли.

– Хафизовлар безнең авылда егерме ел яшиләр, – ди Иске Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова. – Хөрмәтле, макталуга лаек гаилә. Алты баласы, килен-кияүләре, оныклары әти-әнисен яраталар, аларның зирәк киңәшләренә таяналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев