Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Герой кече ватанына кайтты

Сугыш тәмамлануга 75 елдан артык вакыт узды.

Ләкин хәбәрсез югалган солдатларны эзләү, алар турында мәгълүматларны торгызу эшләре дәвам итә.

Күптән түгел Тверь өлкәсендә якташыбыз, Иске Гришкинда туган Григорий Николаевның җәсәде табылды.

Ул сугышка 1941 елда Бондюг химзаводыннан китә. 1942 елда Ханино авылы өчен барган бәрелешләрдә һәлак була.

Сугышчыларны эзләү барышында Николай Яковлевичның штатлы медальоны табыла, андагы язу да яхшы сакланган.

9 декабрьдә – Ватан Геройлары көнендә, солдатның җәсәден кече ватанына алып кайттылар һәм хөрмәтләп авыл зиратына күмделәр.

«Сугыш соңгы солдат күмелгәч кенә тәмамланган булып санала. Григорий Николаевның тарихы моны раслый. Ләкин ул әле соңгы солдат түгел. Без сугышның ак тапларын тулыландырырга тиешбез, хәбәрсез югалган, яу кырында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар җыю буенча эшне дәвам итәчәкбез», – диде район җитәкчесе Радмир Беляев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев