Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар

    Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.

    Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алырга җыелдылар. Бүген һәркем кайгылы көн уяткан хисләре белән бүлешергә ашыкты. Шәһәрнең иҗат коллективлары сугыш турында җырлар башкардылар. 
    «Без әлеге сугышта гомерен биргән һәркемне хәтерлибез һәм әйләнеп кайтып, тормышны яңартуга көчен куйганнар алдында баш иябез. Алар турында хәтер йөрәгебездә сакланып буыннан буынга бирелер дип сүз бирәбез», − диде Менделеевск муниципаль район башлыгының урынбасары Ләйсән Галиева. 
    Районның хәрби комиссары Сергей Залуженко укучыларны һәм яшъләрне геройларны һәм аларның батырлыкларын истә тотарга өндәде. Советлар Союзы гражданнарының фашизмга каршы көрәштә куйган көчләрен ассызыклады. 
    «Бу көнне без хәтергә алабыз һәм кайгырабыз. Иң мөһиме — хәтерләргә», − дип чыгышын тәмамлады Сергей Викторович. 
    Чын, йөрәктән чыккан сүзләре белән ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева, иҗтимагый киңәшмә рәисе Сәлим Хәбибуллин һәм Менделеевск районының Имам Мөхтәсибе Ирек хәзрәт бүлештеләр. Алар бүгенге көннең тынычлыкны сакларга, кадерен белергә чакырдылар. 
    Патриотик митинг бер минут тынлык һәм мәңгелек ут белән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Ахырда җыелучылар «Хәтерләсеннәр өчен» фильмы күрсәтеләчәк «Юность» кинотеатрына юл алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: