Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Химикларның “Акыл көрәше”

    Менделеевскида “Аммоний” АҖ һәм “Менделеевсказот” ҖЧҖ эшче яшьләре командалары катнашында “Брейн-ринг” интеллектуаль-танып белү уены узды.

    С.Гассар исемендәге мәдәният сарае химияне иң яхшы белүчеләрнең очрашу урынына әверелде. Предприятиеләрнең төрле цехларыннан 16 команда формалашты. Росхимпрофсоюзларның Татарстан республика комитеты рәисе Алексей Ильин алга таба республика уеннарында катнашу өчен “Аммоний” җыелма командасы формалашачагын билгеләде.

    Уенчыларны шулай ук “Аммоний” АҖ кадрлар бүлеге начальнигы Рузилә Гыйльфанова сәламләде:

    ‒ Без бу чараны заводның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсенә игътибарны юнәлтү өчен уздырабыз. Уен катнашучыларны берләштерә, зур һәм бердәм командада эшләргә этәрә.

    Алып баручы “Аммоний” АҖ хезмәткәре Ренат Шәйдуллин уенның шартлары белән таныштырды.

    ‒ Һәр командага бишәр сорау һәм аларга җавап табу өчен аерым вакыт бирелә. Сораулар химиягә, хезмәтне саклауга, тарих, география, әдәбият, кинематографиягә кагылышлы.

    Эшче яшьләр аларны актив тикшерделәр, үз фикерләрен якладылар.

    ‒ Бу безнең беренче уен иде. Команда белән стандарт булмаганча уйларга, логик биремнәрне чишәргә тырыштык. Мондый сорау кызыклы булды: Дмитрий Менделеев чемоданнар ясау белән дә шөгыльләнгән. Бу Лев Вайсфельдка Менделеевның кайвакыт чемодан кәефе тууын билгеләргә хокук биргән. Әлеге искәрмәдә нинди сүз алыштырылган. Җавап: даими. Менделеев нәкъ менә элементларның даими таблицасы белән данлыклы, ‒ дип бүлеште “Карбамид” командасы капитаны Айнур Галимуллин.

    ‒ Уен бик ошады, кызыклы һәм танып белүгә юнәлдерелгән иде. Яңа белемнәр, нигездә химия буенча, алга таба кирәк булачак, ‒ дип билгели “БОС” командасы капитаны Денис Артамонов.

    Катнашучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары буенча да сораулар бирелде: Россиянең Үзәк профсоюз газетасы ничек атала (“Теләктәшлек”), ТР Профсозлары федерациясенеке? (“Яңа сүз”). Командаларның басма матбугат белән таныш булулары куанычлы.

    Төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларның катлаулы булуы уенга тагын да азарт өстәде. Киеренке көрәштән соң беренче урынны аммиак һәм метанол җитештерү цехы сыек аммиак складының “Куб” командасы яулады. Икенче урында – аммиак һәм метанол җитештерү цехының “Эврика” командасы, өченче – химия-су әзерләү цехы уенчылары. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчысын да ачыкладылар. Бу исемгә Рената Дер лаек булды. Константин Пряхин иң яхшы капитан дип танылды. 

    Аерым командаларга номинацияләр бирелде: Менделеевсказотның завод идарәсе уенчылары – “Иң креатив”, газдан коткару отряды – “Иң шаян һәм тапкыр”, КИПиА цехы – “Иң тату”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: