Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Химиянең стандарт булмаган марафоны

Менделеевскида чараның яңа форматы узды – икенче республика химик хакатоны.

50дән артык мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары, Казан милли тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) студентлары, Л.Карпов исемендәге заводның яшь белгечләре көн дәвамында районда химия тармагын үстерүнең яңа идеяләрен булдырдылар.

Хакатон белән танышу

Башта яшьләр Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында булдылар. Россиядә борынгылардан булган предприятие музеенда химзавод тарихы турында белделәр. Аннан соң С.Гассар исемендәге мәдәният сараена химик кейсларны “вату” буенча марафонга юнәлделәр. Чараны хакимият җитәкчелеге, Карпов исемендәге химзавод, КНИТУ (КХТИ), “Иннокама” һәм Казанның ачык  талантлар университеты оештырды. Алар катнашучылар өчен химияне белүне, шулай ук проблемага иҗади якын килүне һәм бергәләп эшләүне таләп итүче төрле биремнәр әзерләделәр.

Җыелганнарны район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Эрнст Сәфәргалиев сәламләделәр.

Чараның кунаклары “Эксперт-аналитик озату” юнәлеше җитәкчесе һәм “Тренинг-класс” талантлар Университеты проекты координаторы Рәзинә Нигъмәтуллина һәм Диана Вәлиуллина, органик химия кафедрасы доценты һәм КНИТУ укучыларның һөнәри белеме үзәге директоры Оксана Лаврова һәм Александр Князев билгеләвенчә, хезмәттәшлектә квалификацияле кадрлар әзерләүгә кагылышлы практиклар камилләшәләр.

  • Менделеевскида үстем. Беренче мәктәптә укыдым. Күңелем белән элеккечә кече ватаныма якынмын һәм шәһәрдә тормышның уңай якка үзгәрүенә шатмын. Яшьләрнең яңа перспективалар күрүен телисе килә. Химия хакатоны җиңүчеләре талантлар университеты студентлары була алачаклар, – дип уртаклашты Рәзинә Рамазановна.

Командаларның инновацион идеяләре

  • Танышканнан соң җыелганнар сигез командага бүленделәр, аларның һәрберсенә Карпов исемендәге химзавод хезмәткәрләре, КНИТУ-КХТИ студентлары һәм район укучылары керде.

Кейсларны чишүгә берничә сәгать вакыт бирелде, бу арада яшь химиклар экспертлар һәм белгечләрдән консультация ала алдылар. Төп шарт булып районда химик һәм туристик тармакларны алга җибәрү буенча чаралар комплексын булдырырга кирәк иде.

Хакатонда тәкъдим ителгән дүрт  биремне икешәр команда чиште. КНИТУ-КХТИдан “Химиклар” һәм “Киләчәк кисәгеннән авыз ит” кейсны чиштеләр. Аларга мәктәпләр һәм студентлар мохитендә HR – бренд компаниясен формалаштырырга кирәк булды. Командалар “колба” булдырдылар, анда хезмәт хакын арттыру юлы, предприятиеләр хезмәткәрләренә читтә стажировка узу мөмкинлеге белән уңайлы хезмәт шартлары формалаштырдылар.  Брендны алга җибәрү өчен социаль челтәрләрдә һәм башкаларда реклама компаниясен тәкъдим иттеләр.

 – Без предприятие базасында төрле чаралар үткәрергә кирәк дип саныйбыз – олимиадалар, һөнәри ориентлаштыру курслары, химик каламбурлар.

 Компания турында күбрәк яшьләр ишетсен иде, ул вакытта ул  популяррак  булачак һәм танылу алачак, – ди гимназиянең 10 сыйныф укучысы Кирилл Канахин һәм КНИТУның 1 курс студенты Марина Попова.

“Үтильләштерүчеләр” һәм “NOVASET” “Иннокам” кластеры кейсын тәкъдим иттеләр. Алар брендны алга этәрү өчен чаралар комплексын эшләделәр һәм чүп-чар бакларын куллану концепциясен һәм шәһәр өчен актуаль булган чүп-чар җыю алымнарын тәкъдим иттеләр.  Менделеевскида биогазлы технология кулланып калдыкларсыз чүп-чар яндыру заводын төзү шулай ук яңа заманча чүп-чар контейнерларын юнәтү идеялары кызыклы булды.

Карпов исемендәге химия заводыннан кейсны “Thebestweekend” һәм “Ут-продукт” командалары чиште. Катнашучылар, тәкъдим ителгән җиһаз ярдәмендә, булган чималдан яңа продукт алуның технологик сызымын булдырдылар. Алар ашлама формуласын, шулай ук берничә яңа продуктны  уйлап таптылар. Беренче уйлап табу агып җыелучы суларны чистартырга ярдәм итәчәк, ә икенчесе целлюлоза алу өчен пыяла җитештерүендә кулланыла алачак.

Айон хакимиятеннән бирем “Туристларга” һәм “Алхимикларга” эләкте. Аларга түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк булды: Менделеевскига туристларны ничек җәлеп итәргә һәм Россиядә ничек итеп туристлык бренды булырга? Гадәти металлдан алтын алу формуласы турында легенда булдыру гадәти булмаган фикер   булды. Легенда буенча бөек химик Менделеев формуланы булдырган һәм аны безнең шәһәрдә яшергән. “Туристлар” командасында катнашучылар кешеләрнең күбесе серле легенда белән кызыксыначаклар, бу бөтен дөнья хәзинә эзләүчеләрен районга җәлеп итәчәк. “Алхимиклар” креатив һәм гадәти булмаган архитектура ансамбльләрен булдыру шәһәрне бөтендөньяга танытачак дип саныйлар.

– Күз алдына китерегез, Менделеевскида химик элементларның зур таблицасы булачак. Ул вакытта “Гиннесның рекордлар китабына” эләгергә мөмкин. Шулай ук химик элементлар төрендә аттракционнар паркы төзергә һәм “Алхимик” туристлык лабораториясен ачарга мөмкин, – дип уртаклашты КНИТУның 1 курс студенты Адиль Исхаков һәм Илнәт мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Карина Шәмсетдинова.

“Химик штурм” нәтиҗәләре

Жюри командалар карарын командаларның оригинальлеге, кулланышы, нәтиҗәлелеге һәм презентация сыйфаты буенча бәяләде. Йомгаклар буенча “Киләчәк кисәгеннән авыз ит”, “Ут-продукт”, “Үтильләштерүчеләр” “Алхимиклар” һәм “Туристлар” хакатон җиңүчеләре булдылар. Аларның проектларын Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы базасында гамәлгә ашырачаклар. Химзаводның инновацион продукциясен эшкәртү бүлеге хезмәткәре Алсу Сәгитова кейсларны уңышлы чишкәндә хакатон катнашучылары “Казан технология университеты хәбәрчесе” журналында үзләренең материалларын бастыра алачаклары турында хәбәр итте. 18 катнашучыга химия заводында стажировка узу мөмкинлеге бирелде, ә унысы талантлар Университеты студентлары булачак.

 Оештыручылар билгеләвенчә, чараның гадәти булмаган һәм кызыклы форматлы булуы нәтиҗәсендә яшь химиклар яңа белемнәр һәм теләгән юнәлештә үсүгә мөмкинлек алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев