Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевлылар иске Яңа елны каршыладылар

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрлеләр һәм кунаклар иске Яңа елны билгеләделәр, үзәк чыршыны ябуда катнаштылар.

Мәйданда җылы һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Алып баручылар Кыш Бабай һәм Кар Кызы җыелганнарга бәхет һәм иминлек теләделәр.

Концерт программасын С.Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективлары һәм солистлары әзерләделәр. Алар: “Ля-ля-фа” балалар вокал-эстрада студиясе, “Туганайлар” керәшен җырлары фольклор ансамбле, мари җырлары «Эрвел», удмурт –  «Купанча», рус – «Былина» халык ансамбльләре, татар  эстрада ансамбле – «Талларым», «Аккорд» вокал төркеме, шулай ук солистлар Галина Богданова, Марианна Кузнецова, Лира Улько, Марина Комарова, Инна Килеева.

Салкын, буранлы көн шәһәрлеләргә киртә булмады. Алар үзәк мәйданда вакытларын хәрәкәттә үткәрделәр, артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, үзара аралаштылар, күңел ачтылар..

– “Дуслык” паркында бик матур, тирә-юньдә төрле төстәге утлар җемелди, утлы бизәлешләр күз явын алалар, кар сыннары бихисап. Бизәлгән биек яшел чыршы ерактан ук үзенә әйди. Артистлар рус, татар, мари һәм удмурт телләрендә чыгыш ясыйлар. Балалар тауда шуалар. Менделеевлылар бердәм, дус һәм тату яши. Яңа елда барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телибез, – диләр Ивановлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев