Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевск районында беренче глэмпинг ачылды

Ял итү урынны 44 кешене урнаштыра ала.

Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» программасы кысаларында торгызылган глэмпинг ике яхшыртылган, ике гаилә һәм унике стандарт модульдән тора. 44 кунакка каралган заманча ял итү һәм сәламәтләнү урыны «Ижминводы — Шифалы су» санаториендә урнашкан. Озак көтелгән вакыйганың шатлыгын Сергей Иванов, Олеся Балтусова, Оксана Саргина һәм Гөлзада Руденкодан тыш ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, ТР Профсоюзлар федерациясенең шифаханә-курорт идарәсе башлыгы Дмитрий Антонов та уртаклашты. Кунакларны җырлар, традицион чәк-чәк һәм икмәк белән каршы алдылар. Җыелганнарны район башлыгы Радмир Беляев сәламләде.

«Глэмпинг безнең өчен беренче адым, моңарчы районда мондый әйбер күзәтелмәде. Хәзер Ык Тамагы һәм Тын Тауда да ял урыннары проектлаштырабыз. Бу туризм буенча комитеттан санаториның якынлашучы йөзьеллык юбилеена яхшы бүләк», — дип билгеләде район җитәкчесе. 

Тыштан тыйнак күренгән йортка кергәч җылы һәм матур бүлмәгә эләгәсең. Урманга карап торган зур тәрәзәләрдән ис киткеч күренеш ачыла, ә бүлмә табигый яктылык белән тула. Нечкәлекләре белән уйлап башкарылган җиһазландыру уңайлап урнышырга һәм актив көннән соң ял итәргә кулай. 

«Глэмпинг ел әйләнәсе кунаклар кабул итәчәк. Аларга «Сәламәтләнү» һәм «Санаторная» программалары буенча ял тәкъдим итәчәкбез. Икенчесе өч тапкыр туклану һәм яшәүдән тыш шифалануны да үз эченә ала, шуңа бераз кыйммәтрәк булачак», — диде Сәлим Ханнанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев