Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевск үзмәшгульләре һәм иҗат сөючеләре эшләнмәләрен сатуга тәкъдим иттеләр

Күргәзмәдә башка районнардан кунаклар да продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Якынлашып килүче Корбан бәйрәме уңаеннан «Таң» мәчете территориясендә беренче мәртәбә хәләл күргәзмә-сату оештырылды. Сатып алучыларга дини әдәбият, балар өчен китаплар, түбәтәйләр, яулыклар, бижутерия, көмеш бизәнгечләр һәм җирле үзмәшгульләрнең продукцияләре һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Менделеевскның «Талантлы әбиләр» клубы катнашучылары шулай ук үз эшләнмәләрен: эләктергеч белән бәйләнгән уенчыклар, чигелгән һәм алмаздан ясалган картиналар, изолоннан эшләнгән яктырткычлар алып килгәннәр. Күргәзмәдә башка районнардан кунаклар да продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Сарманнан Рәзилә Минеева балалар өчен йомшак пледлар, пинеткалар, уенчыклар бәйли. 
Корбан хәләл-маркетны район җитәкчесе Радмир Беляев та карарга килде. Ул катнашучылар белән аралашты, ошаган эшләнмәләрне сатып алды. 
− Үз кулың белән ясалаган әйберләрне халыкка күрсәтәсе килә, ә яраткан шөгыль өстәмә керем чыганагын әйләнсә икеләтә сөенеч. Ләкин, күбегез иҗат белән акча өчен түгел, ә күңел өчен шөгыльләнәсездер дип уйлыйм. Мондый чараларда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт, − дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул. 
Күргәзмә алга таба дустанә мөнәсәбәттә дәвам итте: Балалар кабартылган батутта уйнадылар, кунакларга һәм катнашучыларга кайнар чәй тәкъдим ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев