Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевски укучылары журналист ролен сынадылар

Студентлар көне уңаеннан редакция хезмәткәрләре укучылар өчен квест-тур оештырдылар.

Профориентацион чарага шәһәрнең 1, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләреннән һәм гимназиядән өлкән сыйныф укучылары килделәр. Алар берничә сәгатькә редакция хезмәткәрләре булдылар, үзләрен баш мөхәррир, җаваплы сәркатип, корректор, журналист, фотограф һәм видеооператор буларак сынадылар.


Балаларны баш мөхәррирнең алгарыш буенча урынбасары Лиля Әхмәтҗанова сәламләде. Ул катнашучыларга район басмасы, аның коллективы, гамәлгә ашырылучы проектлары турында сөйләде, «АЙДАвМЕДИА» журналистика һәм блогерлык мәктәбе эшчәнлегенә җентекле тукталды.


Актив журналистлык эшчәнлеге, һөнәри тәҗрибәләре турында баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Анжела Малюга һәм корреспондент Гөлназ Фамуллина сөйләделәр. Социаль челтәрләр эше турында чыгышларны укучыларга SMM-белгеч Екатерина Шутова, дизайн, газетаны калыпка салу һәм видеоны монтажлау турында Гүзәл Березина җиткерделәр.
Аннан соң укучылар командаларга бүленеп квест-уенда катнаштылар. Аларны «Редакциянең исеме», «Текстка исем бирү», «Мәкалә яз», «Видеога төшер» станцияләре көтте. Укучылар барлык биремнәрне үтәүгә дә креатив якын килделәр, һөнәрләр белән якыннанрак таныштылар, командада эшләргә, дискуссия алып барырга, үз фикерләрен белдерергә өйрәнделәр. Барлык командалар да журналистика буенча «зачёт» тапшырдылар.


Беренче урыннарны гимназия һәм 4 нче мәктәпнең «Менделеев токымнары» һәм «Кайнар каләм» командалары бүлеште. Икенче урынны «Менделеевскийның чәчәк атуы» командасы яулады (3 нче мәктәп), өченчедә – «Өлкән сыйныфларның киңәшләре» (1 нче). Катнашучыларга дипломнар бирелде, ә җиңүчеләр моңа өстәп тагын партнёрлардан бүләкләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев