Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевскида «Алтын Мәйдан» Халыкара традицион мәдәният инклюзив фестивале узачак

Июнь аенда шәһәребез илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән инклюзив фестиваль катнашучыларын җыячак.

Бисер Киров исемендәге милләтара мәдәни-мәгърифәтчелек проектының әлеге фестивале актив этникара диалог өчен мәйданчыклар булдыра. 

«Татарстанда узучы Милли мәдәният һәм традиөияләр елында Менделеевск шундый мәйданнарның берсенә әвереләчәк. Июнь аенда без илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән инклюзив фестиваль катнашучыларын үзенә җыячакбыз. Бүген киңәшмәдә проектның авторы һәм җитәкчесе, халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы Гаделшина Гамира Габдулла кызы белән планнар турында фикер алыштык», — дип хәбәр итә район башлыгы Радмир Беляев социяль челтәрдәге аккаунтында.

Шулай ук киңәшмә барышында «Аммоний» АҖ ярдәме белән «Пастернак укулары» Халыкара әдәби фестивале һәм чүлмәк ясау фестивале үткәрү планлаштырылуы билгеле булды. Соңгысы кысаларында «ушков» плиткасы ясау каралган.

/Фото Р. Беляев архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев