Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевскида республика янгын сүндерүчеләр ярышы узды

86 нчы янгыннан саклау хезмәткәрләренең күрсәтмә чыгышлары ярышларга старт бирде.

86 нчы янгын сүндерү часте территориясе республика ярышларын үткәрү урыны булды.
Федераль янгын сүндерү службасы территориаль бүлекчәләренең авыл районнарын саклау буенча газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында үткәрелгән республика ярышлары хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Инде 45 ел рәттән ут белән көрәшүчеләр чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак булган катлаулы шартларда эшләгәндә һөнәрилек һәм осталык күрсәттеләр.

Менделеевскига республиканың 36 районыннан командалар җыелды. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм эчке служба полковнигы Руслан Сәлимуллин котладылар.

86 нчы янгыннан саклау хезмәткәрләренең күрсәтмә чыгышлары ярышларга старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев