Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевскида танатаналы рәвештә Үзәк сквер һәм велосипед юлы челтәрен ачтылар

Вилосипед юлларының озынлыгы өч чакрым диярлек тәшкил итә.

Кичә Менделеевскиның район хакимияте янында урнашкан «Үзәк» скверны ачу тантанасы булды. Монда менделеевлылар өчен уңайлы утыргычлар урнаштырылды, яшелләндерү эшләре алып барыла. Әлеге вакыйгага сөнеп шәһәрлеләрне «Аммоний» АҖнең генераль директоры Дмитрий Макаров сәламләде.

Шулай ук тантана барышында 2,8 чакырымга сузылган велосипед юлы да куллануга тапшырылды.


«Спорт елында сәламәтлеккә яңа юл салдык! Велосипед юлларын кулланылышка тапшырдык. Ул 2,8 чакырым тәшкил итә, ләкин бу әле башы гына! Проектның беренче этабына 62 миллион сум керткән «Аммоний» АҖ ярдәме белән эшләрне киләчәктә дәвам итә алачакбыз!», — диде Радмир Беляев үзенең telegram-каналында.



Вилосипед юлларыннан тыш әйләнә-тирәсендәге территорияне дә төзекләндерү каралган. Монда җәяүлеләрнең дә мәнфәгате кайгыртыла: юлларда алар өчендә велосипедистлар өчендә урын каралган. Киләсе елга асфальтланган велосипед юлы челтәре тагын 4 чакырымгв озынаер дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев