Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевскиның ат спорты мәктәбендә колыннар дөньяга килгән

Яңа туучыларга кушаматны мәктәптә шөгыльләнүче балалар бирәчәк.

Мәктәптә барысы 26 ат бар. Алар федерация киңлегендә уңышлы чыгыш ясап, чит илләрдә махсус чыгарылган алашаларга көндәшлек күрсәтәләр. Бу елны тагын өч колын дөньяга килде: ике айгыр һәм бия. Колыннарның туган көннәре дә үзенчәлекле, аларның бересе 22.02.2022 көнне туа. Комплекс өчен бу зур вакыйга, соңгы тапкыр мондый сөенеч 2020 елда булган. Яңа туучыларга кушаматны мәктәптә шөгыльләнүче балалар бирәчәк. Бәләкәчләргә киләчәктә зур өметләр баглана: алар районда ат спорты үсешенә ярдәм итәчәк. Мәктәп администрациясенең перспективалы карарын район хакимияте дә күтәреп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев