Мәхәббәт һәм бәхет
Менделеевскида Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен гаммәви күңел ачу белән билгеләделәр.
Ныклы җепләр
С.Гассар ис. мәдәният сарае мәйданында гаилә гармониясенең лаеклы үрнәге булган парларны каршыладылар. Тантаналы чарада хөрмәтләнүчеләр арасында Ильиннар да булды. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Александр Ильич һәм Лидия Ивановна уртак тормышта 56 ел яшиләр.
‒ Озак еллар бергә булуларына карамастан, аларның хисләре әле дә яңа сыман, бер-берсен кайгыртудан туктамыйлар. Безнең гаилә дә мәхәббәткә нигезләнгән. Бу хис бәхетле яшәргә канат бирә, ‒ диләр өлкән кызлары Раисия һәм оныгы Валерий.
Ильиннарга бүләкне район башлыгы Валерий Чершинцев тапшырды. Җыелганнарны бәйрәм белән котлап, җитәкче болай диде:
– Мондый гаиләләр – безнең горурлыгыбыз һәм үрнәк алу өлгесе. Әлеге бәйрәм якыннарыбызга аңлаулары, кайгыртулары өчен рәхмәт әйтергә яхшы сәбәп.
Мәхәббәт һәм тугрылыкта озак еллар бергә яшәүче парлар Галина һәм Владимир Казаковлар (52 ел), Нина һәм Рәүф Исмаиловлар (50 ел), Нина һәм Василий Чугуновлар (48 ел), Миңнебикә һәм Шәмсимөхәмәт Нургалиевлар (46 ел), Гөлшат һәм Рафаэль Вәлиевлар (30 ел), Татьяна һәм Александр Мартыновлар (30 ел) район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.
‒ Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыру һәм аларны саклау – зур хезмәт. Безнең өчен никах – язмыш бүләге. Бер-беребезне табуыбызга шатбыз. Үзара аңлашып һәм хөрмәтләшеп яшәүне иң мөһиме дип саныйбыз, ‒ диләр ирле-хатынлы Казаковлар.
Гаилә фотографияләре
Бәйрәмдә район газеталары редакциясе “Гаилә фотографияләре” бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды. “Гаилә традицияләре” номинациясендә Эля Макушева билгеләнде, “Вакыйга сурәте”ндә – Юля Стахеева, “Объективта – балалар” – Гөлшат Әхмәтшина.
Бары тик мәхәббәт турында
Бәйрәмне җирле артистлар чыгышы дәвам итте. Сәхнәдән музыкаль котлауларны Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Алия Абрамова, Софья Сәхибуллина, Эльмира Сабирҗанова, Светлана Перина, Анна Напольских, Лилия Дождикова, шәкертләр Яна Шалаумова һәм Ренальд Гыйльфанов бүләк иттеләр. Денис Ожиганов, Лилия Акинина, Галина Богданова, Надежда Бакаева һәм башкаларның концерт номерлары да алкышлар белән каршыланды. Җырлар нигездә мәхәббәт, гаилә турында булды.
Йөрәктән йөрәккә
Тантананың кульминацион мизгеле С.Гассар ис мәдәният сарае мәйданында креатив Гаәшыйклар эскәмиясен ачу булды. Шәһәрнең истәлекле урыны ЗАГС янында барлыкка килде. Кызыл йөрәк формасындагы зур арт-объект ак чәчәкләр белән бизәлгән. Шәһәрлеләр, беренче фотографияләр ясап, оригиналь архитектура композициясеннән тәэсирләре белән уртаклашалар.
‒ Бик матур! Шәһәрдә эле мондый эскәмия юк иде, ‒ ди биш яшьлек Кира Косенович.
‒ Гадәти булмаган бизәлеш. Без 37 ел бергә яшибез, кызларыбыз Римма һәм Рушанияне тәрбияләдек. Биредә утырып, танышкан мизгелләрне искә төшерергә була, – дип бүлешәлә Зөлфия һәм Рәшид Шәймәрдәновлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.7000
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.8300
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.7900
-
15 апрель 2021 - 14:36Район газеталарына язылу дәвам итә Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шәһәрлеләр 2021 елның икенче яртысына «Менделеевские новости» һәм «Менделеевск яңалыклары»на язылуны рәсмиләштерә алдылар. Безне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, сатып алучылар актив якладылар.8100
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.10800
-
15 апрель 2021 - 14:31Космик маршрут Бөтен Россия буйлап кешенең космик киңлегенә очуының 60 еллыгына багышланган акцияләр узды.8800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13100
-
14 апрель 2021 - 16:01Цветаевский пирогы рецепты Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре — Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.8400
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.9700
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәкРайон башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.10300
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.13900
-
12 апрель 2021 - 15:34Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика