Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Посёлок” ТИС шәһәр тормышында актив катнаша

    “Посёлок” ТИС халкы территориянең социаль-икътисадый үсеш мәсьәләсен тикшерү өчен туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, район башлыгы Валерий Чершинцев белән очрашты.

    “Посёлок” ТИС рәисе Екатерина Кузнецова башкарылган эшләргә тукталды. Аның сүзләренчә, халык шәһәр һәм район чараларында актив катнаша, төзекләндерүдә гомум эшкә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә.

    Әлеге территориядә күпбалалы 25 гаилә яши. “Менделеевские новости” газетасы редакциясе белән берлектә Екатерина Кузнецова бу гаиләләргә газетага язылуны рәсмиләштерде.

    Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова билгеләвенчә, “Посёлок” ТИС эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе тарихи хәтерне саклау. Мәдәни мирасны өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

    Җыелганнар Полевая урамы буенча юлларга асфальт түшәү, Кече Нариман урамында кеше тормышына куркыныч янаучы тупылларны кисү, Вахитов урамында “ятучы полицейский” урнаштыру буенча сораулар бирделәр. Барлык сораулар һәм тәкъдимнәр беркетмәгә язылды, район җитәкчелеге аларны үз контроленә алды.

     – Екатерина Максимовна ТИС рәисе вазифасында ике ел да өч ай. Бу вакыт эчендә күп эшләр башкарылды һәм алда хәл ителәсе бурычлар күп. Районда актив тормыш позициясе өчен рәхмәт, – дип билгеләде район башлыгы Валерий Чершинцев.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: