Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Сөенеч тамчылары: Менделеевскида коры фонтан эшли башлады

«Радужный» фонтанының тантанлы кабынуы кадерле кунаклар катнашында барды.

Менделеевскиның җәйге челләсенә салкынча тамчылар җиңеллек бирде. «Ушков утраулары» паркында коры фонтан ачылу танатанасы узды. 


Көтелгән вакыйга хөрмәтенә бәйрәм чарасы Ашраф Ахунов исемендәге театрның кечкенә артистлары чыгышыннан башланды. Балалар Гөлназ Стрелкова җитәкчелеге астында шөгыльләнәләр. Су эзләп химия шәһәренә килеп чыккан пиратлар җыелучыларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр һәм кадерле кунакларны: район җитәкчесе Радмир Беляевны, «Аммоний» АҖнең генераль директоры Дмитрий Макаровны һәм ТР Президенты Аппаратының стратегик проектлары идарәсе департаментының җитәкчесе Арина Петрованы каршы алдылар. 


«Менделеевск шәһәр тормышын тәэмин итүче предприятие белән тыгыз эшчәнлек алып бара, бер һава белән сулый. «Аммоний» компаниясенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт. Болар барысы да шәһәребез яшәү өчен уңайлырак, анда гайлә белән ял итү урыннары күбрәк булсын һәм без Менделеевскида яшәвебез һәм эшләвебез белән горурлансын өчен эшләнелә», − диде Радмир Ильдарович райондашларын сәламләп. 


Шулай ук җыелганнарга Дмитрий Макаров мөрәҗәгать итте. «Аммоний» АҖнең генераль деректоры шәһәрнең һәм паркның уңай үзгәрешен ассызыклады. 


«Бу мәйданчык Менделеевскиның визит карточкасының бер өлеше. Аңа шәһәрнең заманчалыгын күрсәтүче элемен кирәк иде. Заманча шәһәрне фонтансыз күз алдына китереп булмый. Бигрәк тә коры фонтансыз. Хәзер ул бар, − дип игълан итте ул. –Фонтан ошыймы дип сорап тормыйм. Сорауга җавапны балаларның бәхетле йөзеннән күрергә була». 


Алга таба кунаклар «Радужный» фонтанын танатанлы рәвештә кабызып җибәрделәр. Сафлану утравы мондый исемгә тавыш бирү нәтиҗәсендә ия булды. Шәһәрлеләргә сайлау өчен берничә вариант бирелгән иде, ләкин Вәсилә Тимерханова тәкъдим иткән исем 48% тавыш җыеп җиңүче дип табылды. 
Ачылу танатанасын музыкаль номерлар дәвам итте, ә кечкенә менделеевлылылар су тамчылары астында уйнарга омтылдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев