Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Т-34 – Бөек Җиңү символы

«Юность» кинотеатрында 2019 елның беренче ял көннәрендә россия прокаты лидеры булган «Т-34» фильмы күрсәтелде.

Картинаны район башлыгы Валерий Чершинцев, укучылар, студентлар, ветераннар, актив шәһәрлеләр карады.

Валерий Сергеевич билгеләвенчә, заманча фильмнар төшереп яшь һәм өлкән буынга Бөек Ватан сугышы турында сөйләргә кирәк.  Режиссёр һәм  сценарист Александр Сидоровның Россия хәрби-патриотик драмасы танкчының чын тарихына нигезләнәгән. Анда баш герой – яшь совет солдаты Ивушкин Т- 34 танкында немецлар пленыннан кача. Фильмда төп рольләрне илебез киносының яшь йолдызлары Александр Петров һәм Ирина Старшенбаум, Виктор Добронравов һәм Антон Богданов уйнадылар. Танклар, сугыш, дуслык, мәхәббәт, җиңүне яктыртучы кинопремьера беркемне дә битараф калдырмады.

– Фильмның чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелүе ошады. Анда Бөек Ватан сугышының беренче елы сурәтләнә. Пленга эләккән солдат Николай Ивушкин качарга планлаштыра. Ул үзенең экипажын җыя һәм  «Т-34»тә фашистларга  каршы чыга. Ватанны яратуының көчле булуын ул гамәлләре белән раслый. Аның патриотик хисләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Хәрби драманы һичшиксез карагыз. Яхшы фильм, сюжеты кызыклы, – ди Любовь Попова.

Фильм тәмамлангач менделеевлылар илебезне яклаган геройлар өчен горурлык хисләре белән кинотеатрдан чыктылар. Ә район башлыгы кинопремьераны башкаларга да карарга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев