Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Путинда кабул ителүдә

    Менделеевлы Александр Кузнецов Путинда кабул итүдә булды. РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә Россия хәрби вузларының иң яхшы чыгарылышлары белән очрашты.

    Алар арасында якташыбыз – Илнәт авылында туган Александр Кузнецов та бар иде (рәсемдә беренче рәттә сулда).

    Саша Иваново МЧС академиясе магистратурасын алтын медальгә тәмамлый.

    – Мәктәптән соң ул минем эздән китәргә булды, – дип сөйли әтисе отставкадагы капитан Валерий Юрьевич. – Укырга керергә җентекле әзерләнде, күп вакытын спортка багышлады, энекәшләре Консантин һәм Данилны да моңа җәлеп итте.

    А.Кузнецов бакалавриатта бишлегә генә укып кызыл диплом ала. Аның башкалага баруы укуда активлыгы өчен генә түгел, академия тормышында актив катнашуы өчен дә зур бүләк булды.

    – Эмоцияләрем чиктән ашты, – дип шалтырата Саша әти-әнисенә. – Барысы да югары дәрәҗәдә узды: тантаналы өлеше дә, рәсми булмаган чара да.Владимир Владимировичның кабул итүе безгә тагын да зур җаваплылык өсти. Путин болай дип белдерде: “Якын көннәрдә Россия армиясе яңа кораллар белән тулыландырыла, ул хәрби потенцалны арттырачак. Әмма армия үсеше өчен техника гына түгел, квалификацияле белгечләр дә кирәк”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: