Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде — Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә

Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 4:3 исәбе белән җиңде.

«Ак Барс» — «Авангард» матчы исәбе — 4:3.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды дип хәбәр итә Татар-информ. 

Гагарин Кубогы өчен плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең бишенче уены үтте. Плей-офф барысы 7уеннан торырга мөмкин, ул бер команда 4 җиңү яулаганчы дәвам итә, җиңелүче төшеп кала. Әлеге моментка «Ак Барс» исәбендә 2 җиңү, «Авангард» та 3.

«Ак Барс» командасына узган елда кубок алган «Авангард» хоккейчыларына каршы тору җиңел бирелми, шуңа да карамастан уенчыларыбыз 3нче период ахырына исәпне тигезләп овертаймда уенны дәвам итә. Өстәмә вакытта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер керткән алка командага бу уенда җиңү китерә (4:3).

«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 12 мартта Балашихада узачак.

Фото-превью Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев